Радий Хәбиров Зөлфия һәм Җәвит Шакировларга мактаулы исем бирде
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанның «Илһам» Театр-студиясе артистлары, ирле-хатынлы Зөлфия һәм Җәвит Шакировларга (алар тумышы белән Башкортстаннан) Башкортстан Республикасының халык артисты исеме бирелде.
« Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге бүләкләрне бүген Уфада узган II «АРТ-Корылтай» Мәдәни форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. «Салават» эстрада театры директоры, Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде .