Үзбәкстан апрель аеннан Россия белән тимер юл элемтәсен торгызырга ниятли
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан Хөкүмәте апрель аеннан даими пассажир тимер юл рейсларын торгызырга җыена. Республика транспорт министры Илһом Махкамов РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядән җавап көтәләр. «Хәзер Россиядәге коллегаларыбызның безгә хәер-фатиха бирүен көтәбез. Фаразлар бар, 1 апрельдән барысы да чынга ашар дип өметләнәбез», - диде ведомство башлыгы Ташкентта узган I халыкара инвестиция форумында. Махкамов билгеләп үткәнчә, Россиягә пассажир поездлары хәрәкәте коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә 2020 елның мартында туктатылган иде һәм аны торгызу хәзер бик тә актуаль.