Петербургтан Хельсинкига хәрәкәт итә торган бердәнбер поезд 28 марттан йөрүдән туктый
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 28 марттан Санкт-Петербургтан Хельсинкига хәрәкәт итә торган бердәнбер поезд санкция шартларында максатка ярашлы булмавы аркасында йөрүдән туктый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Helsingin Sanomat газетасына сылтама белән хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, бу – Россия һәм Европа берлеге арасындагы бердәнбер тимер юл транспорты, чөнки авиаэлемтә тулысынча туктатылды. Кичә Финляндиянең дәүләт милке белән идарә итү министры Тютти Туппурайнен VR дәүләт тимер юл компаниясенә поездны алга таба эксплуатацияләү максатка ярашлы булмавы турында хат юллады. «Россия тимер юллары» компаниясе әле 1 мартта ук «теләсә нинди элемтәдән тыелырга» карар кылуы турында хәбәр иткән иде. Әмма Россиядә калган фин кешеләре өйләренә кайта алсын өчен поездлар йөрүен дәвам итте. Туппурайнен 25 мартта теләгән һәркемнең Россиядән китәргә өлгерүен әйтте.