Башкортстанда татар, рус һәм башкорт театрларына унар миллион сум бирелә
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рус, башкорт һәм татар драма театрларына яңа спектакльләр әзерләү өчен унар миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул итү турында сөйләде. 25 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында II «Арт-Корылтай» Мәдәни форумының «Мәдәният берләштерә» дип аталган пленар утырышында ул шул хакта сөйләде. Бу турыда « Башинформ » агентлыгы хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Ул тармактагы казанышларны билгеләп үтте һәм яңа ярдәм чараларына тукталды. «Опера театрының яңа спектакльләренә без ел саен егермешәр миллион сум акча юнәлтәбез. Хәзер исә рус, башкорт һәм татар драма театрларына да унар миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул иттек, — диде Радий Хәбиров. — Кәрим Хәкимовка багышланган „Кызыл паша“ спектаклен яңадан сәхнәгә кайтарган өчен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрына аерым рәхмәт белдерәм. Кәрим Хәкимов — гаҗәеп кеше, бөек дипломат һәм халкыбызның горурлыгы». Узган ел Башкортстан «Авыл мәдәният хезмәткәре» дигән программаны гамәлгә ашыра башлаган Россиянең беренче төбәге булды. Нәтиҗәдә, 49 муниципалитеттан 60 белгеч гомуми күләме 30 миллион сум тәшкил иткән түләүләр алды, диелә хәбәрдә. «2022 елда без бу программаны дәвам итәчәкбез һәм авыл мәдәният йортларының тагын 60 хезмәткәренә шул ук күләмдә акча бирәчәкбез», — диде Радий Хәбиров.