Дәүләт Думасы IT-белгечләрнең чит илгә чыгуын чикләүгә каршы
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Боярский РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында IT-белгечләрнең чит илгә чыгуын чикләү турындагы инициативага каршы булуын әйтте.
Элегрәк Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков IТ-тармак белгечләренең чит илгә чыгуын чикләү яки аларны өстәмә рәвештә тикшерү турында социаль челтәрләрдә чыккан хәбәрләр дөреслеккә туры килми дип белдергән иде.
«Мондый инициативалар булмады. Киресенчә, бу әлеге тармак белгечләрен илдән китү турында карар кабул итәргә этәрә торган, билгеле бер максатка юнәлтелгән мәгълүматка охшаган. Әлбәттә, мин каршы», — диде Боярский.