Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Татар китабы йортында медицина тарихына багышланган татарча экскурсия үтте

0
Татар китабы йортында медицина тарихына багышланган татарча экскурсия үтте

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар китабы йортында беренче тапкыр татар телендә медицина тарихына багышланган экскурсия тәкъдим иттеләр. «Татар китабы йорты өчен бу гадәти экскурсия түгел. Бина, экспозицияләр медицина темасы белән бәйләнештә түгел кебек. Икенче яктан, без татар китабының тарихын өйрәнәбез, шул исәптән, медицина әдәбиятын да. Безнең бинада Шәриф Камал яшәгән. Ә аның бертуган абыйсы Гыймади Байгилдиев нәселенең берничә буыны үзләрен медицина өлкәсенә багышлаган», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин. Айның әйтүенчә, алар игътибарны татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруга юнәлтә, шуңа күрә медицина юнәлешендә белем алган студентлар, шул өлкәдә эшләүче кешеләр өчен бу экскурсия өстәмә аралашу мөмкинлеге, лексиканы баету чарасы булып тора. «Без йөз процент белгечләр түгел, безгә килгән кунаклардан фикерләр, яңа экспонатлар, китаплар, сүзлекләр һ.б. көтеп калабыз», — диде директор. Экскурсияне Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова уздырды. Мисал өчен, ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре сюжетын китерде. «Анда Коръән сүрәләре бар. Әсәрне укыганда без медицина процедуралары белән дә танышабыз. Мәсәлән, Зөләйха Йосыфка үлеп гашыйк була. Мәхәббәттән исереп, бөтен җирдә Йосыф исемен күрә башлый. Табиблар аны кан чыгарып дәвалый», — диде. Ул тагын бер ядкяр — Таҗетдин Болгариның «Әт-Тиръякъ әл-кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») кулъязмасын мисал буларак китерде. «Ул дарулар рецептлары язылган китап, күбрәк фармакология өлкәсенә карый. Хәзерге вакытта Иран Мәҗлесе китапханәсендә саклана. 1996 елда Минтимер Шәймиевның Иранга сәфәре вакытында әлеге җыентыкны КФУга бүләк иттеләр», — диде ул. «Зәхмәтләрдән саклану өчен, кешеләр китап эчләренә бөтиләр тагып йөргән. Мәсәлән, берничә китапта чәй, фольга кәгазенә язылган бөти табылды. Бөтиләргә Коръән сүрәләреннән аятьләр язганнар. Кеше тәнендәге органнар — каш, тән, керфек — барысы да тән әгъзаларының матурлыгын чагылдыру өчен өстәмә сурәтләү чарасы булып тора. Арттыру мәгънәсендә дә кулланылган», — ди Нурия Мифтахетдинова. XIX гасырда Казанда китап нәшер итү эше башлангыч, табиб Федор Волковның «Чәчәк салу турында» татар телендә беренче медицина китабы чыгуын да әйттеләр. «Ул 1811 елда басылып чыга. Фёдор әфәнде, табиб буларак, солдатларга ярдәм итү йөзеннән, китапны үз хисабына нәшер итә. Китапны татар теленә Исхак Хәлфин тәрҗемә итә», — диде. «Чәчәк (оспа) — илебездә елга 400дән артык кешенең үлеменә сәбәпче булган авыру, эпидемия. Бу авырудан вакцинаны Эдвард Дженнер уйлап таба. Россиядә беренче вакцинацияне Екатерина II ясата. Бу вакыйга 1768 елның 23 октябрендә була. Шул ук вакытта 1892 елда татар телендә Вафа (холера) авыруына саклану турында күрсәтмә нәшер ителә. Анда гигиена таләпләре аңлатыла», — диде ул. Экскурсиягә лаеклы ялдагы табиб-шагыйрь Ринат Маннанов, русча-татарча медицина сүзлеген төзегән Зиннур Закиров һәм Шәриф Камалның туганы — Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймади Байгилдиевның оныгы, лаеклы ялдагы педиатр Ләйлә Шакирова та килгән иде. Кунакларга Шәриф Камал яшәгән йортта торган Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән Любовь Шаридинаның язмасын да тыңлаттылар.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

Национальный конгресс по регенеративной медицине впервые пройдет в Санкт-Петербурге: ученые и врачи обсудят достижения и перспективы развития регенеративной биомедицины


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Кажется, мы начинаем забывать Урганта: ведущего не пустили на 100-летие Окуджавы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

PFL MENA 1: Best photos from Riyadh



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России