Хөкүмәт аграрийларның ташламалы кредитларын субсидияләү өчен тагын 25 млрд сум бирә
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Хөкүмәт Россия аграрийларының ташламалы кредитларын субсидияләү өчен тагын 25 миллиард сум акча юнәлдерәчәк.
Шул исәптән әлеге акчалар язгы кыр эшләрен үткәрү өчен дә тотылачак, диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ЛДПР партиясе әгъзалары белән очрашуда. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, илдә Россия аграр комплексына ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк чаралар комплексы кабул ителгән.
«Өстәмә рәвештә 25 миллиард, 8 меңнән артык ташламалы кредитны субсидияләү буенча элегрәк кабул ителгән йөкләмәләрне тәэмин итү өчен тагын 5 миллиард, шулай ук система хасил итүче агропредприятиеләргә ярдәм күрсәтү өчен 26 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде», — диде Мишустин.