Әлмәт театрының «Җил артыннан» драмасы елның иң яхшы спектакле дип табылды
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының «Жил артыннан» спектакле «Зур формалы иң яхшы спектакль» дип табылды. Театрга дипломны ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов тапшырды. Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов «Казанда гына кайнамыйча» башка театрларны ешрак карарга чакырды. Әлеге номинациядә премиягә Казан ТЮЗының «Иваново детство», «Әкият» курчак театрының «Misterioso con anima» спектакле, «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле, Тинчурин театрының «Ядәч! Исемдә!» спектакльләре дә дәгъва итте. «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.