«Әкият» курчак театры актеры Дилүс Хуҗәхмәтов «Тантана» премиясен бишенче тапкыр алды
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Альбина Шагалиева Тантана премиясенә лаек булды. Дилүснең бу бишенче тапкыр «Тантана» премиясен алуы.
Артистлар бу премиягә «Адәмнәр» курчак спектаклендәге рольләре өчен лаек булды. Алар спектакльдә икәү уйныйлар.
«Иң яхшы курчак театры актёры» номинациясенә Чаллы курчак театрыннан Ева Кошкина, Татьяна Салиховалар да тәкъдим ителгән иде.
Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Шушы көннәрдә ул Мәскәүдә күрсәтеләчәк.
«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.