Түбән Камада җәмәгать транспорты эше турында фикер алыштылар
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәр Советының шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм төзелеш, җир төзелеше, торак- коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча даими комиссияләрнең күчмә утырышы булды. Анда шәһәр, шәһәрара һәм шәһәр яны маршрутларында транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча күрелә торган чаралар турында фикер алышу булды. Иң элек депутатлар диспетчерлык үзәгендә булды. Биредә шәһәр автобус һәм трамвай маршрутлары эше контрольдә тотыла. Үзәк эшчәнлеге нәтиҗәсендә, җәмәгать транспорты эшенә төзәтмәләр кертергә һәм яңа маршрутлар булдырырга ярдәм итәчәк мәгълүматлар җыела. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Аннары комиссияләр «ПАТП» предприятиесендә булды. Узган ел ахырында Түбән Камага ПАЗ NEXT Вектор моделендәге 50 яңа автобус кайтты, ә предприятие шәһәр маршрутларында эшләргә алынган бердәнбер оешма булып чыкты. «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин чыгыш ясады. «Төп проблема — предприятиене тулысынча финансламау. Безнең чыгымнар күп, чөнки юлларны үзебез ремонтлыйбыз, тукталышларны үзебез төзекләндерәбез. Яңа күчмә состав күп еллар дәвамында сатып алынмаган, ә Россиядә башка предприятиеләр яңа трамвайлар сатып ала», — диде ул. Комиссия барлык тәкъдим һәм искәрмәләрне тыңлап, автобусларда хәрәкәт интервалын киметү буенча эшне дәвам итү кирәген ассызыклады. Транспортта йөрүгә түләүне кондукторсыз эш системасына күчерү планлаштырыла. Пассажирлар агымын исәпкә алып бару һәм халыкны йөртү буенча күрсәткечләргә ирешү өчен тырышырга кирәк. Планда шәһәрнең автомобиль агымын көйләү өчен, светофор хуҗалыгын диспетчерлаштыру һәм тукталыш павильоннарында маршрутлар хәрәкәтен күрсәтү өчен электрон таблолар урнаштыру да бар. «Көньяк» яңа трамвай тармагы проекты да эшләнелә. «Шәһәр электр транспорты» предприятиесенә ярдәм итү иң беренче бурыч булып кала. Матди чаралар бүлеп бирү мәсьәләсе киләсе елга бюджет формалаштырганда каралачак.