Казаннан Минскига кадәр авиарейслар янәдән гамәлдә булачак
9 апрельдән башлап Казаннан Минскига авиарейслар яңартылачак. Рейслар даими рәвештә атнага ике мәртәбә булачак. Казан Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сишәмбе көннәрендә самолет Казаннан 14:45 сәгатьтә китәчәк һәм Белорусия башкаласына 17:05 сәгатькә барып җитәчәк. Кире Казанга очу 11:25 сәгатькә планлаштырылган, очкыч Татарстан башкаласына 13:45 сәгатькә кайтып җитә. Шимбә көннәрендә Казаннан очып китү 11:50 сәгатьтә, Минскига килеп җитү 14:10 сәгатьтә була. Очкыч кире 8:30 сәгатьтә китә һәм Казанга 10:50 сәгатькә кайтып җитә. “Юл вакыты 2 сәгать 30 минут. Минскидагы вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин”, - диелә аэропортның матбугат хезмәте хәбәрендә.