Казанда икенчел торакка бәяләр бер ел эчендә 37 процентка арткан
Казанда бер квадрат метр торакның уртача бәясе узган елның март ае белән чагыштырганда 37,1 процентка арткан. «Циан.Аналитика» сервисы белгечләре шуны ачыклаган.
Аналитиклар мәгълүматларына караганда, торакның бер квадрат метры өчен бәяләр буенча төзелгән исемлектә Казан шәһәре алтынчы урынны алган. Мисал өчен, соңгы айда сайтта беренче тапкыр чыккан белдерүләрдә бер квадрат метрның уртача бәясе 145,4 мең сум тәшкил иткән. Торак бәясе рейтингында Казан шәһәрен Мәскәү (304,1 мең), Сочи (258 мең), Санкт-Петербург (209,9 мең), Владивосток (163,6 мең) һәм Мәскәү өлкәсе (162,6 мең сум) узып киткән.
Казанда 2022 елның бер аенда квадрат метр бәясе 3,8 процентка арткан. Россия буенча бәяләр 2,6 процентка (104,8 мең сумга) кадәр кыйммәтләнгән.