КФУ галиме Татарстанда салкын һава торышының күпме дәвам итәчәген әйтте
Норма буенча Казанда тәүлеклек температура бүгенге көндә 10,2 градус тәшкил итәргә тиеш.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда кыш көне була торган һава торышы күзәтелә. 28 март көнне иртән бераз кар яуды, уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан дүрт градуска түбәнрәк.
Кыш көне була торган һава шартларының күпме дәвам итәсен КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.
«Быел яз иртә килмәде. Хәзерге салкын аномалия төньяк-көнбатыштан килгән фронталь системалар белән килә торган циклоннар йогынтысында барлыкка килде. Җәелгән күп үзәкле циклон салкынлар алып килде. Бүгенге көннән шактый күп урыннарда явым-төшем фаразлана. Бүген төнлә Казанда кар көтелә. Иртәгә циклонның җылы секторына керәбез, шуңа күрә көндез температура 5 градуска кадәр күтәреләчәк. Аннары без аның тыл өлешенә күчәчәкбез. Төньяктан килгән салкын җил, температураның төшүе көтелә», — дип аңлатты ул.
КФУ профессоры чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә карлы яңгыр явачагы турында кисәтте. Норма буенча Казанда тәүлеклек температура бүгенге көндә 10,2 градус тәшкил итәргә тиеш. Фактта тәүлеклек уртача температура -4 градус.
«Һава торышы тотрыксыз, басым үзгәрә, температура да. Март азагы — апрель башында һава торышын Атлантикадан килгән циклоннар билгели», — дип өстәде Переведенцев.