Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Ноябрь
2022

Азнакай балалар бакчасында балаларга кул күтәргән тәрбиячеләрне эштән азат иткәннәр

0

Вконтакте социаль челтәрендәге «Услышано в Азнакаево» төркемендә «Безнең балаларны балалар бакчасында кыйныйлар» дигән видео чыккан. Анда 6нчы номерлы балалар бакчасындагы тәрбиячеләрнең балаларга дорфа мөнәсәбәте, кул күтәрүе, тавыш күтәрүе күренә. Прокуратура бу эшне тикшерә башлаган.

Тикшерүгә балигъ булмаганнарның күзәтүчезлеген профилактикалау системасы хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Күзәтүче орган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшенә бәя бирәчәк. Соңыннан гаепле затларны җавапка тарту каралачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән «KazanFirst» хәбәр итә. 

Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәргәннән соң өч хезмәткәр: Алсу Асанова, тәрбияче Алена Галимова һәм кече тәрбияче Динара Асибакованы эштән азат иткәннәр.

Видеоны бакчага вакытлыча эшкә урнашкан тәрбияче Анастасия төшергән. Ул чирләп киткән икенче тәрбияче урынына эшкә кергән булган. Видеода күренгәнчә, тәрбиячеләр балаларның битенә, аякларына суга, ә бала елый. Тагын бер тәрбияче балаларны киендергәндә дорфалык күрсәтә. Баланың үзен генә коридорда бикләп кую очраклары да булган. Ишекне кагып, баланың ярсып елаганы ишетелә.

Төркемгә язманы Светлана Мазитова исемле хатын-кыз урнаштырган. Вакытлыча урнашкан тәрбияче сүзләренә нигезләнеп пост язган. 

14 октябрь көнне Настяны безнең төркемгә вакытлыча тәрбияче итеп билгеләделәр. Беренче көннәрдә үк ул балаларга уйнарга рөхсәт ителмәүгә шаккаткан, алар урындыкта гына утырып торырга тиеш булган. Балаларга киенә белмәгән, елаган, ашамаган өчен тавыш күтәргәннәр. Берничә көннән, яңа хезмәткәр булуга ияләшкәч, тәрбиячеләр үзләрен бөтенләй тиешенчә тотмый башлый. Елап торган баланы үзен генә коридорга бикләп куйганнар, шулай тынычландырырга теләгәннәр. Баланың ишек кагуына, төркемдәшләре янына керергә теләвенә, акыруына игътибар итмәгәннәр. Аны күпмедер вакыттан соң гына: «Елакларга монда урын юк», - дигән сүзләр белән керткәннәр.

Балаларны каты тавышлар белән куркытканнар. Мәсәлән, өстәлгә стакан белән сукканнар. Балаларны каты итеп этеп җибәргәннәр, ул хәтта бите белән идәнгә барып төшкән. Елаган, тәрбияче артыннан сүзләрне кабатлаган балаларга акырганнар, битләренә, башларына, аякларына сукканнар. Баланы истерикага җиткергәннәр.

Көндезге йокы вакытында балаларны караватларга алып ташлаганнар, башыннан ук юрган белән каплаганнар, бала шулай ятарга тиеш булган. Елаган балаларны алып селкегәннәр, йокларга кушканнар. Башка балалар да куркудан юрган астына кача торган булган.

Ашату да көч һәм янаулар аша булган. (Соңрак бакча мөдире ул тәрбиячеләрне үрнәк итеп куюы турында сөйләгән, чөнки калдыклар булмаган, балалар барысын да ашап бетергән). Елап торган балаларны беркем дә тынычландырмаган. Яңа тәрбиячегә дә рөхсәт итмәгәннәр. Кызганып, балаларны боза, дигәннәр. Бу урында эшләүче тәрбияче үзе чыккач, балаларны бер карашы белән дә тынычландыра, дигәннәр.

Настяны шулай ук психологик яктан кыерсытканнар. Балалар белән бергә бәдрәфтә бикләп куйганнар, үзләренең эшләрен эшләткәннәр. Үзләренең тотышларын: «Өйдә ата-аналаы юньсез булгач, без аларны шулай тәрбиялибез», - дип аңлатканнар.

Ул күргәннәрен, кыерсытулары турында берничә хезмәттәшенә сөйләгән. Ул бу турыда белдерсә, аны эштән куачаклар һәм ул беркая да эшкә урнаша алмаячак, дигәннәр. Хезмәткәрләр төркемне үзара «Гестапо» дип атап йөрткән. Шуннан соң Настя, ата-аналарга күрсәтер өчен, барысын да видеога төшерә башлаган.

Балаларда травма барлыкка килгән – йокларга ятарга, ризыктан баш тартырга, йокы чүлмәгеннән куркалар», - дип язылган постта.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов показал фото с фестиваля родословной в Казани





Москва

Компактные ирригаторы, электрические щетки и насадки ДиФреш по старым ценам с доставкой в РФ


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов встретился с Королем Бахрейна в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Лоза

Лоза резко высказался о Клаве Коке




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Бурятский цирк, Россия, Культура, Театр и Дети - тайна таланта артиста

Новгородские студенты стали призёрами олимпиады по анатомии в Петербурге

Шахматный телемост-турнир по чесболу состоялся между студентами КФУ и ЧГУ


Ролан Гаррос

Фалей уступила в квалификации открытого чемпионата Франции по теннису



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новак Джокович

Новак Джокович и Хамад Меджедович сыграли в бочче на Ролан Гаррос | Виды спорта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России