Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Новости по-русски
Ноябрь
2022

Мобилизацияләнүченең әнисе: «Улым шалтыраткан вакытта тегендәге атыш тавышлары ишетелә»

0
Мобилизацияләнүченең әнисе: «Улым шалтыраткан вакытта тегендәге атыш тавышлары ишетелә»

25 яшьлек Илназ Баһавиев Тәтеш районында беренчеләрдән булып мобилизациягә эләгә. Казаннан да беренче эшелон белән китә, аннан чикне үтеп, ут эченә дә беренчеләрдән булып керә. Әниләр көне уңаеннан, Илназның әнисе Лилия Баһавиеваның хәлен белештек.

Әниләр көне – барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Кемдер әнисен котларга ашыга, кемдер үзе котлау көтә... Ләкин быел бу көнне мобилизацияләнгән егетләрнең әниләрен аеруча зурлап котлыйсы килә. Гомумән, соңгы айда аларны күргән саен күңел тула. Үзеңне алар урынына куеп карыйсың да, ирексездән күздән яшь тәгәри.

Тәтеш районы Олы Тархан авылында яшәүче Лилия Баһавиева белән сөйләшкәндә дә күңелдәге шул хисләр ташып чыкты...

Лилия Баһавиеваның 25 яшьлек улы Илназ Тәтеш районында беренчеләрдән булып мобилизациягә эләгә. Казаннан да беренче эшелон белән китә, аннан чикне үтеп, ут эченә дә беренчеләрдән булып керә. «Борчылма, әни, кайтканда да беренче булырмын!» – дип юата ул бүген әнисен.

– Телевизордан өлешчә мобилизация игълан ителгәч, улым беренче булып китәчәген күңелем сизде, – ди Лилия Баһавиева. – Кадет мәктәбендә укыды, медицина белеме бар, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итте, озын буйлы, 25 яшьлек... Сиземләвем дөрес булган, беренчеләрдән булып, аңа повестка китерделәр.

Китүе кинәт булды. Башта 29 сентябрьдә Тәтештән озаттык, аннан 23 октябрьдә Казаннан Белгородка китте, аннары 3 ноябрьдә Россия чиген уздылар. Безгә улларыбызны 1,5 ай эчендә 3 тапкыр озатырга туры килде. Шул озатулар йөрәккә нык бәрде...

– Ничек кичердегез, Лилия апа?

– Кан басымым 200гә кадәр күтәрелеп, хастаханәгә эләктем. Анда ятып дәваланып булмый, чөнки 1нче сыйныфта укучы улым Богдан бар. Көндезге стационарда системалар алдым, өйгә көн саен кайтып йөрдем. Аннан үземне кулга алдым, ничек тә бирешмәскә иде инде.

Әле улым бер атна шалтыратмыйча торды, хәбәре булмады. Ул көннәрдә бөтенләй бетерештем, сыгылып төштем. Бу арада күбесе шулай шалтыратмады бит. Менә кичә-бүген 2 көн рәттән сөйләштек, сөбханалла.

Сез шалтыратканчы трубкамны гына куйган идем, кәефемнең яхшы чагын туры китердегез, шуңа телем ачылды.

– Илназның хәлләре ничек? Нәрсәләр сөйли?

– Кичә тиз генә аралашып алдык, бүген озаграк сөйләшә алды, шәһәрдә иделәр. Кайда икәннәрен сорамыйм да, аларга телефоннан әйтергә ярамый бит.

Төймәле телефоннан шалтырата, номеры теге якныкы. Шул сөйләшкән вакытта да атыш тавышлары ишетелеп тора инде...

– Ул анда медик буларак хезмәт итәме?

– Әйе. Җимерекләр арасыннан яралы солдатларны чыгаруларын әйтте. «Операция ясау мөмкинлеге юк, беренче ярдәм күрсәтәбез, яраларын бәйлибез», – диде. Катлаулырак очракларны шәһәргә җибәрәләр бугай, ә үзләре тирәсендә генә госпитальләре юк.

– Медикаментлар җитәрлекме икән?

– Анысын да сорадым. «Җитәрлек, әнкәй», – ди. Дарулар да, киемнәр дә бирделәр, дип әйтте. Моннан киткәндә үзебез дә бөтен нәрсәне алдык, Тәтештән дә төймәле телефоннар биреп җибәрделәр. Киткәндә үк код сүзе уйлап таптык, шалтырату белән: «Саламалейкум, брат!» – ди миңа.

 

Фото: © Баһавиевларның шәхси архивыннан

– Улыгыз озын, чибәр, шаян егет булып күз алдына килде.

– Әйе, ачык йөзле, гел елмаеп тора ул. Кечкенәдән җырлый. Бәләкәй чагында, Сабантуй башланыр алдыннан, кулына микрофон тотып: «Исәнмесез, авылдашлар! Сабантуйны башлап җибәрәбез», – дип халыкны шаккатырган малаем ул минем.

Омскида хезмәт иткәндә аңа гитара бүләк иттеләр. Мобилизациягә эләккәч тә үзе белән шул гитарасын алып китте. Тегендә егетләр белән утырып җырлаганнарын, гитарада уйнаганын видеога яздырып, миңа җибәрде. Шуны көн саен елый-елый карыйм.

– Энесе дә нык сагынадыр?

– Энесе белән аермалары – 18 яшь. Илназ энесе Богданны коляскада йөртеп үстерде. Абыйсы кайтуга муенына менеп утыра иде ул. Богдан да абыйсын нык сагына, ул шалтыратса, янымнан китми.

Беренче ирем иртә үлде. Улым үсеп җитсен дип, озак кына яңадан кияүгә чыкмадым. Күп еллар икәү генә яшәгәнгәме, без аның белән әниле-уллы сыман гына да түгел, бик якын дуслар кебек. Бер-беребезгә һәрвакыт терәк булып яшәдек.

Хәтта повестка алгач та, ничек тә күңелен төшермәскә тырыштым. Икәү бильярдлар уйнап кайттык. Бармый калу турында уйлап та карамадык, качып йөри белмибез дә инде.

– Өйләнергә өлгергән идеме?

– Бер ел элек никах укытканнар иде. Туй турында хыялландылар, үткәрергә өлгермәделәр. Киленебез Эльвина белән атна саен диярлек кайтып йөрделәр. Кулга-кул тотынып йөрер вакытларында китеп барды менә...

– Авылдашлар гел хәл сорап торадыр, ул игътибар арытмыймы?

– Арыта шул. «Росгосстрах»та агент булып та эшлим, почта да таратам. Һәрвакыт кеше арасында булгач, шул турыда сөйләшәбез, бөтенесе хәл сорый. Авырткан урынга һаман-һаман китереп баскан кебек.

– Әби-бабайлары исән-саумы?

– Әби-бабайлары да исән-сау. Казаннан озатырга ике як әбисе дә барды. Алар да борчылып торалар. «Сиңа шалтыратса, җиткән. Безгә дә шалтыратып мәшәкатьләнмәсен», – диләр. Әле бүген хәбәр алуымны аларга да җиткердем менә.

Малайны нык яратабыз инде, үзе дә барыбызны да санлап тора бит. Исән генә була күрсеннәр, берүк әйләнеп кайтсыннар. Ике улым – ике канатым.

Лилия апа Баһавиевага үзе турында сөйләтергә дип шалтыраткан идем – әңгәмәбез бер генә минутка да улы тирәсеннән китмәде. Башкача булуы мөмкин дә түгел, әни кеше бит ул...





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о благоустройстве у станции метро «Университет Дружбы Народов»





Москва

Разделение изотопа


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт-телепремьера «Шаляпин и Рахманинов в Кисловодске» состоится на выставке-форуме «Россия»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЦСКА в Петербурге обыграл "Зенит" и повел 1/2 финала Единой Лиги ВТБ

В Москве пройдет заплыв «Кубок Чемпионов» от организаторов Swimcup. В старте, который пройдет в гребном канале «Москва», примут участие более 1000 пловцов

Инсайдер Карпов: "Спартак" выкупил Станковича у "Ференцвароша" за €200 тыс


ATP

Стало известно, при каком условии Медведев может опуститься на 5-е место рейтинга ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Титов о визите Путина в Китай: Можно говорить о настоящем повороте на Восток



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России