Санкт-Петербургта Пискарев зиратында «Ватан-ана» монументына чәчәк куйдылар
Бүген Санкт-Петербургның Пискарев мемориаль зиратында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган венок һәм чәчәк кую тантанасы узды. Алдан бер минутлык тынлык игълан ителде һәм Россия Федерациясе гимны яңгырады.
Ленинград фронтында һәлак булган сугышчыларның һәм Бөек Ватан сугышы корбаннарының каберләренә венок һәм чәчәк салу тантанасында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге катнашты. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасыннан «Ватан-ана» монументына чәчәкләр салганнан соң, Татарстанның Даими вәкиллеге делегациясе мемориаль плитәгә чәчәкләр куйды. Аны Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен сугышларда һәлак булган республика кешеләре истәлегенә Пискарев зиратында куйган иде.