Татарстан грант ярдәме алучылар саны буенча беренче өчлеккә керде
Мәскәү, Краснодар крае, Татарстан, Кырым һәм Санкт-Петербург грант ярдәме алучылар саны буенча лидер төбәкләр булды. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче кварталда илнең кече һәм урта бизнесы Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, төбәк гарантия оешмалары, Кече һәм урта эшкуарлык банкының гарантияләр һәм җаваплылыкны үз өстеңә алу механизмнарын файдаланып 98,7 миллиард сум күләмендә кредит акчасын җәлеп иткән.
Грант ярдәме алучыларның күпчелеген эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, кунакханә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүчеләр тәшкил итә.