Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 12.01.2022

Столтенберг: Русия белән диалог гади булмады, әмма сөйләшү файдалы

Azatliq.org 

"НАТО әгъзалары Русия белән диалогка әзер, әмма үзләренең төп принципларына кагылганда, Европадагы һәр аерым илнең суверенитеты һәм территориаль бөтенлегенә кагылганда, компромисска бармаячак" дип белдерде Төньяк Атлантика Берлегенең баш секретаре Йенс Столтенберг.

Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән» , Алия Гаязова). Яңа елда «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе»нең 1нче балалар поликлиникасы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Делегация сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында булдырылган медицина кабинетларын, заманча җиһазларны карады. Читать дальше...



«Казан басмасы» дизайнер шрифты белән яңа Казан Коръән басмасы басылып чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам рәсми рәвештә кабул ителүгә 1100 ел тулган елда, «Казан басмасы» дизайнер компьютер шрифты белән яңа Казан Коръән басмасы басылып чыгачак. Бу хакта 1100 еллыкны билгеләп үтү буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. Ул бу татар милли шрифты 2021 елда эшләнгәнен билгеләп узды. «Ул чын борынгы типография басмасы нигезендә булдырылган... Читать дальше...

Чаллыда өстенә сарай түбәсе төшеп өлкән яшьтәге ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда «Любитель природы» бакчачылык ширкәтендә ир-ат өстенә сарай түбәсе ишелгән. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 номерына көндез хәбәр килгән. Һәлакәт урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды 10 минуттан килгән. Алар сарай түбәсе астыннан калган 82 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Коткаручылар ишелгән түбәне кардан арындырган, махсус инструмент белән түбәне күтәртеп, ир-атның мәетен алган. Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган һәм ул ишелгән. Читать дальше...

Вирусолог Россиядә коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнвар азагында Россиядә коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, авыручылар саны артуы көтелә. «Гыйнвар азагында, февральдә җитди хәл көтелә, чөнки бу штамм илгә үтеп керде инде», — диде Ura.ru агентлыгына Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, В. А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының күзәнәкләр пролиферациясе лабораториясе мөдире Петр Чумаков. Галим фикеренчә, Россия Европага караганда яңа штамм таралуын озак вакыт булдырмый кала алды. Читать дальше...

Чаллының биш мәктәбенә яңа директорлар билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы шәһәренең биш мәктәбендә җитәкчеләр алышынды. Шулай итеп, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры итеп элек 58нче гомуми белем бирү мәктәбендә шундый ук вазифа биләгән Лиза Нәбиуллина билгеләнде. Педагог «татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Бирск дәүләт педагогика институты дипломына ия. Бу хакта Автошәһәрнең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә. Лиза Нәбиуллина Айдар Гарифуллинны алмаштырды... Читать дальше...

Насардинов Гафар Назарович

Tatobzor.ru (Казань) 

Насардинов Гафар Назарович(биография)гвардии полковник,Герой Советского Союза,командир стрелковой роты родился 26 февраля 1923 года в посёлке Исилькуль Омской области. В 1940 году окончил 10 классов Исилькульской средней школы и поступил в Омский автодорожный институт имени В.В. Куйбышева. Но по семейным обстоятельствам… Далее



Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Татарстан территориясендә кабат һава торышы начарлануы көтелә. Республикада җил секундына 15 метр тизлек белән исә, буран сәбәпле, күз күреме начарлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава торышы болытлы була, урыны белән кар яварга мөмкин. Юлларда — бозлавык. Төнлә һава температурасы -18..-23 градус була, ә көндез -4…-9 градуска кадәр күтәрелә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы: «Омикрон» килгәнче прививка ясату өчен иң яхшы вакыт

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Хәзер яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату өчен иң яхшы вакыт. «Әлегә чир йоктыручылар артканы күзәтелми. Республикада яшәүчеләргә коронавируска каршы, бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцина ясау өчен иң яхшы вакыт», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 80 процентына прививка ясатуга ирешү өчен 5 процент җитми. Читать дальше...

Минтимер Шәймиев: Күп милләтле Татарстанда бер якны гына кайгырткан бер карар да юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, күп милләтле Татарстанда бер якны гына кайтгырткан бер карар да юк. Мөселманнар өчен нәрсәдер эшләнсә, православие дине вәкилләре өчен дә беррәттән әһәмиятле эшләр башкарылуына ишарәләде. Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү буенча республика оештыру комитеты утырышында бу вакыйга гаять әһәмиятле булуын билгеләп узды. «Бу эпохаль вакыйга. Читать дальше...

Башкортстанда балерина Эмма Тимиргазина турында китап чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка балерина һәм педагог Эмма Тимиргазинага «Россиянең атказанган артисты» исемен бирү турында үтенеч белән якташлары мөрәҗәгать итте. «9 гыйнварда балерина Эмма Тимиргазинага 84 яшь тулган. Эмма Мөхәммәтовна (Мөхәммәтвәлиловна) иҗади эшчәнлегенең 65 елын балет сәнгатенә хезмәт итүгә биргән. Бүгенге көндә Эмма Тимиргазинаның БАССРның атказанган артисткасы исеме генә бар», диелә « Башинформ » хәбәрендә.  Шулай ук балеринаның туган көне уңаеннан «Эмма Тимиргазина. Читать дальше...

Россиядә индексациядән соң уртача пенсия 19 мең сум була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә индексациядән соң эшләми торган пенсионерлар өчен айлык түләүләрнең уртача күләме 19 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Владимир Путин Россиядә эшләми торган пенсионерларның картлык буенча иминият пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләргә йөкләгән иде. «2022 елда эшләми торган пенсионерның картлык буенча иминият пенсиясе индексациядән соң уртача 18 984 сум була», — дип китерә хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләрен РИА Новости.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына махсус сайт булдырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына махсус сайт булдырылачак. Бу хакта бүген шушы вакыйганы билгеләп үтүгә әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте. Ул сайт булдыру белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы шөгыльләнәчәген әйтте. Сайт 1100летиеислама.рф адресы буенча урнашачак. Сайт рус... Читать дальше...

13 гыйнварда Казахстанның өч өлкәсендә гадәттән тыш режимны гамәлдән чыгаралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Күмәк чуалышлар сәбәпле, Казахстанның өч өлкәсендә кертелгән гадәттән тыш режимны иртәгә, 13 гыйнварда, гамәлдән чыгаралар. «13 гыйнварда 7.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 04.00) Көнбатыш-Казахстан өлкәсе чикләрендә гадәттән тыш режимны гамәлдән чыгарырга боерам», диелгән дәүләт башлыгы указында. Бу турыда Казахстан Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Павлодар һәм Төньяк Казахстан өлкәләренә карата да шундый карар кабул ителгән. 2022 ел... Читать дальше...

Чистайда биш катлы йортта янгында ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистайда Часовая урамындагы 35нче йортның бишенче катындагы фатирда янгын чыккан. Бу хакта Янгын сагы хезмәтенең 101 номерына 17.00 сәгатьтә хәбәр килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, биш катлы йортның иң югары катындагы фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары янган. Янгынны сүндергәндә ир-ат мәете табылган. 17.39 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын 16 кв метр мәйданга зыян китергән. Читать дальше...

Мәскәүдә «Без - 41нче ел балалары» фильмын карарга була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында «Без — 41нче ел балалары» дигән нәфис фильм премьерасы була. Кино Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995) повесте буенча эшләнгән. Ул язучының кече ватанында — Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында төшерелгән. Классик шунда туган һәм үскән. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Фильмны төшерү төркеме Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси әйберләрен ... Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге элекке вице-премьер Хәснулинның вафатына бәйле кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Татарстанның элеккеге вице-премьеры Мансур Хәснулинның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Дәүләт эшлеклесе кичә 79 яшендә вафат булды.  «Җаваплы вазифаларда эшләгәндә, М.М.Хәснулин үзен белемле һәм принципиаль җитәкче, көчле һәм талантлы оештыручы итеп күрсәтте. Энергияле, куелган максатына ирешүдә үҗәтлеге өчен хезмәттәшләре һәм дуслары арасында абруй һәм тирән ихтирам казанды», диелгән хәбәрдә. Мансур Мингали улы Хәснулин 1942... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец Андрей Губин дал интервью в маске и заявил, что стал очень плохо выглядеть





Rss.plus
Александр Бастрыкин

В аварийном доме в Забайкалье, которым интересовался Бастрыкин, заколотили подъезды




Деньги быстрые, но опасные: Почему люди доверили сомнительной бирже в Москве 400 млн

"Не раскаивается": Детали дела Аббасова от депутата Медведева. С жертвой Шахина попрощались лишь накануне

Более 300 многодетных семей Сергиева Посада получили электронное удостоверение

Спецслужбы США: Не обнаружено доказательств причастности властей России к кончине Навального*




Татарстанда коронавирустан еллык дару запасы булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирустан дәвалау өчен медикаментлар һәм дарулар запасы бар. Ул хәзерге вакытта чир таралу темпы буенча бер елга җитәрлек. «Бүген дару авыру таралу темпы буенча бер елга җитәрлек. Ул авыручылар арту ихтималы буенча кимиячәк. Татарстанда барлыгы 2 089 үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппараты бар», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. Министр урынбасары сүзләренчә... Читать дальше...

Татар язучылары белән тарихчылар активрак хезмәттәшлек итү турында сүз куешты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучылары тарихчылар белән активрак хезмәттәшлек итәргә сүз куешты. Татарстан Язучылар берлегендә узган «Татар әдәбиятында тарихның чагылышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы әлеге хезмәттәшлек юллары күзалланды. «Әдәбиятчылар белән тарихчыларның элемтәсе даими булырга тиеш — әдәбият белән тарих турыдан-туры бәйләнгән. Без мондый түгәрәк өстәлләрне системалы рәвештә алып барырга уйлыйбыз. Безнең мәсләгебез бер», — диде ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Читать дальше...

«Ак Барс» хоккей командасының уеннары эпидемиологик шартларга бәйле күчерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Казанның «Ак Барс» хоккей командасының дүрт уены күчерелә. «Континенталь хоккей лигасы карары буенча «Ак Барс»ның даими чемпионаттагы дүрт уены күчерелә. Хоккей клубларында эпидемиологик шартлар начараю сәбәпле, «Локомотив», «Куньлунь Ред Стар», «Барыс» һәм «Салават Юлаев» командаларына каршы уеннар соңрак булачак», дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубының официаль сайты. Әлеге уеннар 13, 15, 17, 19 гыйнвар көннәрендә булырга тиеш иде. Матчларның кайсы көннәрдә үтәчәге әлегә билгеле түгел... Читать дальше...

«Пушкин картасы» белән кино карап булачак, әмма республика фильмнары бу исемлектә юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Пушкин картасы» буенча кинотеатрларга да кереп булачак. Әмма РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган карарда Россиядә төшерелгән фильмнар турында сүз барса да, регионнарда төшерелгән фильмнар күздә тотылмаган. «Карарны карадым — анда РФ Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды финансларына төшерелгән фильмнар дип язылган. Бу исемлектә безнең милли фильмнарга урын табылмаса, тагын да начар хәлдә калачакбыз», — диде «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова. Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачу ниятләнә. «2021 елның гыйнварында татар телендә онлайн-мәдрәсә ачкан идек. Татарча гына материал бирү кулланучылар аудиториясен киметәчәген аңладык. Ләкин бу белем бирү ресурсының интернет-платформасы һәм мобиль кушымтасына ихтыяҗ шулкадәр зур булды ки, онлайн-мәдрәсәдә укуга Татарстан һәм Россия халкы гына түгел, БДБ илләре, Европа, Австралия, Америка, Кытайдан да ватандашлар кушылды»... Читать дальше...

Шаһитлар Чаллы янындагы янгынны видеога төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар Чаллы шәһәре янында Круглое Поле бистәсендәге зур янгынны видеога төшереп алган. Видеода шәхси йорт түбәсе астыннан куе төтен чыгуы күренә. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 14.37 сәгатьтә килгән. Урында ачыкланганча, мунча һәм гараж түбәсе яна. Янгын 30 кв метр мәйданга зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк.



Москва

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва взяла Гран-при премии «Умный город» за цифровизацию горхозяйства



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Виктория Азаренко

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России