Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 11.01.2022

Түбән Камада йөкле чагында коронавирустан прививка ясаткан хатынның баласы туган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Валентина Сарапкина йөкле чагында коронавирустан ике компонентлы «Спутник V» вакцинасын кадаткан иде. Шушы көннәрдә аның улы туган, малай сау-сәламәт, ул 3710 грамм авырлыкта, буе — 50 сантиметр. Валентина йөклелекнең иртә чорында ук прививка ясатырга теләгән булган, чөнки 2019 елда коронвирус белән аның туганнары авырган, ул үзе дә җиңел формада чирләп алган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Аңа йөклелекнең 30нчы атнасында прививка ясаганнар. Читать дальше...

Мазитов Гали Ахметович

Tatobzor.ru (Казань) 

Мазитов Гали Ахметович(биография) гвардии подполковник,Герой Советского Союза,старший штурман авиационной дивизии родился 14 сентября 1912 года в селе Новошахово Ермекеевского района Республики Башкортостан. Окончил рабфак. Работал в колхозе, разнорабочим на стройках. Учился в пединституте. В Советской Армии с 1933 года. Окончил… Далее

«Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербург командасын 3:1 исәбенә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербургның СКА командасын җиңде. Уен исәбе — 1:3. Матч Санкт-Петербург шәһәренең боз сараенда узды. Бу матчта җәрәхәтләреннән соң тернәкләнгән Дмитрий Воронков, Александр Бурмистров һәм Никита Дыняк катнашты. Бүгенге уенга «Ак Барс»ның төп капкачысы буларак Игорь Бобков билгеләнде. Моңа хәтле тугыз уен рәттән төп капкачы буларак бозга Тимур Билалов чыкты. Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Пер Линдхольм исәпне ачты (0:1). Читать дальше...



Казанда тере чыршыларны кабул итү пунктлары ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Идел буе экологик компаниясенең тере чыршыларны кабул итү пунктлары ачылды, алар 31 гыйнварга кадәр эшләячәк. Ылыслы агачлар Г.Кутуй урамы, 160 адресы буенча кабул ителә (аларны компания офисы янындагы махсус контейнерга салырга кирәк). Шулай ук кабул итү пункты Җиңү проспекты, 141 адресы буенча да эшли (контейнер «Мега» сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендә урнаштырылган). Барлык агачлар азык өчен витаминлы өстәлмә буларак кулланылачак һәм... Читать дальше...

Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балаларны тәм-томнар пешерергә өйрәткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларының кышкы каникул көннәрендә район үзәгенең Мөшбикә мәчетендә балалар лагере эшләде. Бирегә йөргән утызлап бала өчен көн саен мавыктыргыч чаралар оештырганнар, дип яза « Безнең Чирмешән ». «Тәмле ризыклар пешерү, татар костюмы (түбәтәй һәм калфак) элементлары чигү, бисер белән эшләү, шулай ук финанс белеме дәресләре буенча мастер-класслар — барысы да бик кызык үтте. Дин фәннәрен өйрәнүдән тыш, без һәм балалар татар галимнәре тарихын да белдек, боз сараена һәм кинотеатрга бардык. Читать дальше...

Боз астына киткән фураны чыгарганнан соң Чулман аша боз кичүе кабат эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кичке сәгать биштә Татарстанның Мамадыш районында Соколка авылы – Яңа Закамский авылы маршруты буенча Чулман елгасы аша боз кичүе эше яңартылды. Кичү тәүлек буе эшли, аның буенча массасы 3,5 тоннага кадәр йөге булган автомобильләр чыга ала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык бу боз кичүендә күп тонналы фураның боз астына китүен хәбәр иткән иде. Читать дальше...

Татарстанның элекке вице-премьеры Мансур Хәснуллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 1992-1994 елларда Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары Мансур Хәснуллин вафат булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Мансур Мингали улы Хәснуллин 1942 елның 22 мартында туган. 1966 елда С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (хәзер — КНИТУ-КХТИ) тәмамлый. 1977 елга кадәр Түбән Кама нефть химиясе комбинатында эшли: башта мастер һәм өлкән мастер, аннары цех җитәкчесе урынбасары һәм цех җитәкчесе, аннары завод комитеты рәисе урынбасары һәм завод комитеты рәисе. Читать дальше...

КФУ профессоры: Тәүлек эчендә Казанга айлык кар нормасының яртысы явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).  Җомга көнне Казанда көчле кар явуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Безнең мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче декадасында Татарстан башкаласында 20 миллиметрга якын явым-төшем яуган, бу айлык норманың яртысын тәшкил итә. Бу атнада, пәнҗешәмбе көннән башлап, без көнбатыштан килә торган циклон йогынтысында булачакбыз. Ул җылыту, атмосфера басымы төшү һәм явым-төшем китерәчәк»... Читать дальше...



Пенсия фонды эшсезләргә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Эшсез татарстанлылар бала туганда ТР буенча Россия пенсия фондында бер тапкыр бирелә торган түләүләрне рәсмиләштерә ала. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Эшләмәүче ата-анага яки аның опекунына, уллыкка яисә тәрбиягә бала алган ата-анага бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү тиеш, ул элек социаль яклау органнары тарафыннан бирелә иде. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 18 886 сум 32 тиен тәшкил итә. Ике һәм аннан күбрәк бала туганда ул һәр балага түләнә»... Читать дальше...

КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынуына карата шикаять белдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Яллап кеше үтерүдә шикләнелеп кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынуына карата суд карарына шикаять белдергән. Бу турыда Мәскәүнең Басман суды вәкиленә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Искәртеп узабыз, декабрь азагында Илшат Гафуровны тоткарлыйлар, аны Алабуга депутатын заказлы үтерүдә гаеплиләр. Мәскәүнең Басман суды КФУ ректорын ике айга, 21 февральгә кадәр, кулга алды.

Миңнеханов: «Омикрон» булганда атна эчендә койкалар санын ике-өч тапкыр арттырачакбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Кирәк очракта Татарстан Республикасы хакимияте атна эчендә коронавирус белән авыручылар өчен койкалар санын ике яки өч тапкыр арттырырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координацион совет утырышында хәбәр итте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара видеоэлемтә аша узды. Аны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин үткәрде... Читать дальше...

Милли театрлар ассоциациясе Казанда җәйге программасын уздырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа оештырылган Милли театрлар ассоциациясенең беренче чаралары июнь аенда Казанда «Нәүрүз» төрки театрлар фестиваль-форумы кысаларында узачак. «Бу бик җитди форум. Без анда үзебезнең җәйге программа оештырачакбыз. Театрның әдәби бүлек мөдирләре, әдәби менеджерлар, продюсерларны укытачакбыз», — диде Милли театрлар ассоциациясе советы рәисе, Александринка театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин оешманың гамәлгә куелу конференциясендә. Утырышта... Читать дальше...

Коронавирус йоктыручылар саны 2022 елның беренче атнасында 19 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа елның беренче атнасында коронавирус белән авыручылар саны Россия Федерациясендә якынча 19 процентка кимеде, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Агымдагы елның беренче атнасы нәтиҗәләре буенча илдә ковидның 112 мең 6 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 76,33 очрак тәшкил итә, ул исә узган елның финал атнасына караганда 19,4 процентка кимрәк»... Читать дальше...

Мурашко: «Спутник Лайт» белән ревакцинация «омикрон»нан саклаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). «Спутник Лайт» белән ревакцинация коронавирусның «омикрон» яңа штаммыннан саклаячак, — дип белдерде РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ковидка каршы көрәш буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышында. Бу хакта «Российская газета» яза. «Спутник V» вакцинасы һәм «Спутник Лайт» белән ревакцинация нәтиҗәлелеге яхшы яңалык булды, шул исәптән Гамалея үзәге һәм Спалланцани институтының уртак тикшеренүе буенча, «Спутник Лайт» белән... Читать дальше...

Равил Әхмәтшин Казахстан Илчелегендә ачылган кайгы уртаклашу китабында язма калдырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте. Равил Кәлимулла улы Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаевка, илдәге фаҗигале вакыйгалар булу сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерде. Читать дальше...

Ир-ат әнисен аңардан башка эчеп утырганы өчен үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига 3 гыйнвар кичендә Актаныш районының Иске Байсар авылындагы йортларның берсендә булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Тикшерү фаразлары буенча, авылда яшәүче  37 яшьлек ир-ат 58 яшьлек әнисе, сөеклесе Һәм иптәше белән табын оештырган. Күбесе йокларга киткәч, йорт хуҗасы әнисенең үзе генә эчеп утыруын күргән. Шуннан ир әнисенең корсагына пычак белән кадый. Хатын-кызны дус кызы якламакчы булган... Читать дальше...

Казанда пенсионер аферистларга ковидтан даруга компенсация өмете белән 260 мең биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). 20 октябрьдә Казанда яшәүче өлкән яшьтәге кешегә сертификатлаштыру федераль программасы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Ул элек хатын-кызның алардан хәзер яраксыз дип табылган даруларны сатып алуы турында сөйләгән. Шуңа бәйле рәвештә, барлык сатып алучыларга дәүләттән федераль программа буенча 450 мең сум күләмендә компенсация каралганлыгын әйткән. Пенсионер ханым шалтыратучыга ышанган, чөнки ул, чыннан да, коронавирус нәтиҗәләрен дәвалау өчен элек дарулар сатып алган. Читать дальше...


Музыкальные новости
Юрий Лоза

Юрий Лоза объяснил, почему Чулпан Хаматова критикует Россию





Rss.plus
Сергей Шойгу

Шойгу отстранил Тимура Иванова от должности замглавы Минобороны




Москва выступает за контакты Баку и Еревана для скорейшего подписания договора - Песков

В Перми встретили Знамя Победы, которое едет через всю страну

Во Внуково прокомментировали новость об эвакуации первого этажа аэропорта

Дом по программе реновации построили в Перове




Фазлыева: Әлегә Яңа ел каникулларына кадәр билгеләнгән чикләүләр режимында эшлибез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать туклануы йортлары төнге сәгать бергә кадәр эшләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Татарстан Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр кертелгән чикләүләр режимына әйләнеп кайта. «Әлегә Яңа ел каникулларына кадәр билгеләнгән чикләүләр режимында эшлибез. Ташламалар бәйрәм чаралары үткәрү чорында каралган иде. Алга таба... Читать дальше...

Чистай янында автомобиль һәм автобус бәрелешкән, җиңел машина йөртүче һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария бүген иртән Чистай - Түбән Кама трассасының беренче чакрымында булган. Пассажирлары булмаган вахта автобусы һәм 10нчы модель «Лада» машинасы капма-каршы бәрелешкән. Авариядә җиңел автомобиль йөртүче зыян күрә. «Татар-информ»га шаһитлар аны ашыгыч ярдәм машинасында якындагы хастаханәгә алып китүләрен җиткерде. Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, җиңел машина йөртүче хастаханәдә үлгән.

Кыш бабай резиденциясенә каникул көннәрендә 3000 кунак кабул ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11  гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кышкы каникул көннәрендә Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясенә 3 000 кеше килгән. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Яңа ел каникуллары көннәрендә үткәрелгән мәдәни һәм күңел ачу чаралары йомгакларына багышланган брифингта резиденциянең елдан-ел популярлаша баруына басым ясады.  «2020 елда Кыш бабай резиденциясе Ростуризм конкурсларының берсендә катнашып, грант откан иде. Әлеге грант акчалары хисабына объект яңартылды»... Читать дальше...



Москва

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: С 28 апреля до 12 мая городские службы будут работать в усиленном режиме



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Филипп Киркоров

Киркоров оштрафован на 6 тыс. рублей за неуплату другого штрафа




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Елена Рыбакина

«Был риск завершить борьбу еще в первом матче». В России оценили победу Рыбакиной в Штутгарте



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России