Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 08.01.2022

Сарман балалары «Кышкы уеннар»да катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнвар көнне Сарман районы Җәлил бистәсендә балалар өчен күңел ачу программасы булып узды, аны Җәлил мәдәният сараеның «Галәркәй» театр студиясе һәм Җәлил китапханәсе оештырды. Балалар уеннарда, конкурсларда һәм флешмобларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм үзәк чыршы янында дәвам итте, дип яза район басмасы.

Лениногорскида Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Юбилейный» паркында «Кар квесты» үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнвар көнне Лениногорскиның Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Юбилейный» паркында «Кар квесты»үткәрделәр. Квест барышында балалар берничә күңелле сынау узды, алар әкият персонажлары белән очраштылар, дип яза район матбугат хезмәте. Квестның ахырында Кыш бабай белән флешмоб һәм әкият геройлары белән бәйрәм табыны булды.

Зәйдә «Раштуа спринты» чаңгы ярышлары узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнварда «Энергия» стадионында Зәй муниципаль районында чаңгыда узышу буенча «Раштуа спринты» (команда спринты) ачык ярышлары узды, дип яза район матбугат хезмәте. Ярыш нәтиҗәләре: микст командалары: 1 урын — Марат Шакирҗанов, Анастасия Николаева, 2 урын — Александр Костылев, Юлиана Изосимова, 3 урын — Николай Захаров, Мәликә Габделхакова. Ирләр командалары арасында 1 урынны Андрей Уразайкин, Константин Минеев, 2 урынны Александр Утяганов, Дмитрий Руди яулады.



Рус география җәмгыятенең Яңавыл бүлеге рәисе Фәрит Харисов фаҗигале вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Рус география җәмгыятенең Яңавыл бүлеге рәисе, педагог Фәрит Харисов вафат. Җәмгыятьнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул юл һәлакәтенә эләккән. Рус география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге мәрхүмнең туганнарына кайгы уртаклашу белдерә. КФУ да Фәрит Харисовның вафаты сәбәпле, аның энесе, университет профессоры Фираз Харисовның, мәрхүмнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша. «Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге... Читать дальше...

2022 елда Татарстанда 2,7 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда Татарстанда 2 миллион 755 мең квадрат метр торак төзергә планлаштыралар. Бу эш өч программа нигезендә башкарылачак. Сүз күп фатирлы инвестицион торак төзелеше, ТР Дәүләт торак фонды программасы һәм индивидуаль торак төзелеше турында бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция... Читать дальше...

Татарстанда илкүләм проект нигезендә 1,8 мең эшкуарга ярдәм күрсәтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). Узган ел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 1,8 мең эшкуарга 3,2 млрд сум күләмендә грантлар һәм субсидияләр бирелде, шуларның 80,8 миллионы – илкүләм проект нигезендә. 2021 елда илкүләм проектны финанслауга барлыгы 594 млн сум каралган булган, шуның 345 млн сумы 60 фермерга һәм 41 кооперативка грантлар һәм субсидияләр рәвешендә бирелгән һәм тагын 168 млн сумын кече һәм урта эшмәкәрлек... Читать дальше...

Россия гражданнары Казахстаннан хәрби самолетлар белән кайта ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 гыйнварда Казахстанның Алмата төбәгендәге Россия гражданнары халыкара аэропорттан 17:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр Алмата — Иваново һәм Алмата — Оренбург маршрутлары белән очып кайта алачак. Рейсларны Россия Оборона министрлыгының хәрби-транспорт авиациясе башкара. Халыкны җыю аэропорт терминалында 14 сәгатькә билгеләнгән. Бу хакта үзенең Instagramында ТРның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев хәбәр итте. «Аэропорт терминалында халыкны җыю 14:00 сәгатьтә башлана. Читать дальше...

ЮХИДИ кайсы машиналарга техник тикшерү узарга кирәк түгеллеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган елның 30 декабреннән транспортны техник тикшерү турында Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде. Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, законда техник тикшерү узарга тиешле транспорт чараларының категорияләре билгеләнгән. Закон нигезендә, шәхси затларның автомобильләре һәм мототранспорт бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылса, техник тикшерү таләп ителми. Ә эш автомобильләре һәм такси машиналарының мәҗбүри рәвештә диагностик картасы булырга тиеш. Читать дальше...



Татарстанда тагын 94 кешедә коронавирус табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында узган тәүлектә 94 яңа коронавирус очрагы теркәлгән, шуларның 6сы — читтән кертелгән, калганнары авырган кешедә йоккан. «36 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыклык кертә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Казанда 46 коронавируслы кеше ачыкланган, Яр Чаллыда — 6. Яшел Үзән районында-8, Түбән Камада — 6 очрак теркәлгән. Буа, Нурлат, Спас районнарында — 5әр очракта, Лаеш, Питрәч, Теләче районнарында 3әр очракта йогышлы чир табылган. Читать дальше...

1 июльдән яңа паспортлар тизрәк бирелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 2022 елның 1 июленнән яңа паспортлар бирү вакыты кыскара. Документны яшәү урынына карамастан, 5 көн эчендә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Яңа паспорт, яшәү урыны, күчеп килү урыны, фактик яшәү урыны яки документны алыштыру шартларына карамастан, биш эш көне эчендә рәсмиләштереләчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгында. Хәзерге вакытта паспортларны рәсмиләштерү вакыты 10 көннән 30 көнгә кадәр тәшкил итә. Шул ук шартлар электрон паспортлар кергән очракта... Читать дальше...

Мәскәү-Ташкент рейсы буенча очучы самолет Казан аэропортында төшәргә мәҗбүр булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 13.19 сәгатьтә Мәскәүдән Ташкентка очучы самолет бер пассажирның хәле начарлану сәбәпле мәҗбүри рәвештә «Казан» халыкара аэропортында төшкән. «Җиргә төшү уңышлы узды. Пассажирны шәһәр хастаханәләренең берсенә илттеләр. Борт әлегә Ташкентка очмаган һәм Казан аэропортында кала бирә», — дип ачыклык кертте «Татар-информ»га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин. Аннан алынган мәгълүматларга караганда, пассажирга 33-35 яшьләр тирәсе.

Әлмәттә һава чисталыгын анализлый торган робот пәйда булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә «Татнефть» янында һава чисталыгын анализлый һәм җирле халык белән аралаша торган робот пәйда булды. Әлмәттә яшәүчеләр яңа гаджетның фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштыра башлады. Робот фотосурәте астына фикер язып калдыручыларның кайберсе техниканың нәтиҗәлелегенә ышанмый, икенчеләре роботны һава начар булган торак пунктларда эшләтергә киңәш итә. «Кама-Исмәгыйль ягына барып кайтсын, анда күкертле газ исе килә», — дип яза берәү. «Чистарта торган корылмалар янына җибәрегез!»... Читать дальше...

Соңгы тәүлектә Россиядә 16 568 кешедә ковид табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручыларның тәүлеклек артуы 16 568 очрак тәшкил иткән, тәүлек эчендә 796 пациент үлгән. «Оператив штаб мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 16 568 84 кешедә COVID-19 табылган. Коронавирусның бу төре 84 төбәктә расланган. Ковид табылган 1 955 кешедә (11,8%) чирнең клиник билгеләре булмаган», — дип яза Интерфакс.

Казан янында халык боз астына киткән тракторны, ике экскаваторны өстерәп чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янындагы Яшел Бор бистәсендә ике көн эчендә ике экскаватор һәм бер трактор боз астына төшеп киткән. «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләвенчә, башта боз астына бер трактор төшеп киткән, аннары аңа ярдәмгә килгән экскаватор суга баткан. Соңрак әлеге ике техниканы чыгарырга килгән тагын бер экскаватор боз астына китә. Бүген җирле халык авыр техниканы ярга чыгара алган.

Казахстанда 10 гыйнварны матәм көне дип игълан иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 10 гыйнвар көннен, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев гомуммилли матәм көне дип игълан итте. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Берик Уали җиткерде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы. «Илнең кайбер төбәкләрендә, фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә, күп кешеләр корбан булу сәбәпле, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев 2022 елның 10 гыйнварын гомуммилли матәм көне дип игълан итәргә карар кылды», — дип язган Facebook битендә дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе. Читать дальше...


Музыкальные новости
Желдорреммаш

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года





Rss.plus
Росгвардия

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже дорогостоящего электрооборудования




Представители руководства Росгвардии проверили готовность парадного расчета на ночной репетиции Парада Победы

Приложение "Память": дистанционно ухаживайте за могилами, ремонтируйте и возлагайте цветы

Песков назвал возможное изъятие активов России гвоздем в гроб западной системы

В Москве открылась выставка фотографий «Магия природы»




Песошин: Татарстанда барлык чикләү чаралары гамәлдә кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда авырулар санының тотрыклы темпы саклана, аз гына кимү күзәтелә. 8 гыйнварга республикада коронавируслы 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә — 94 кеше. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан пандемия вакытында 1481 кешенең гомере өзелгән, шуларның алтысы — соңгы тәүлек эчендә. Читать дальше...

«Омикрон» штаммының иң киң таралган симптомнарын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Баш авырту, томау төшү һәм тамак авырту коронавирусының яңа штаммы «омикрон»ның иң киң таралган симптомнары. Лондондагы Король көллияте галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Коронавирусының симптомнарын күзәтү өчен уйлап табылган ZOE Covid Study кушымтасын әзерләүчеләрнең берсе, медицина фәннәре докторы Клэр Стивс COVID-19ның гадәти билгеләре хәзер күпкә азрак таралуын һәм симптомнарның якынча 75 проценты салкын тию билгеләренә охшаш булуы турында Express басмасына сөйләгән. Читать дальше...

Башкортстанда бассейнда 11 кеше хлор белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда мунча комплексы бассейнында 11 кеше хлор белән агуланган. Аларны хастаханәгә салганнар. Иглино районының Ясная Поляна авылындагы мунча комплексында 11 кешенең хлор сулап агулануы турында хәбәр килде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе. Мәгълүмат тиешле министрлыклар һәм ведомстволарга җиткерелгән. Урынга Башкортстан ГТХМ Баш идарәсенең оператив төркеме һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитетының... Читать дальше...

Чаллыда тукталышта трамвайга ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллының  Муса Җәлил проспектындагы «Студентлар» тукталышында трамвай януы турындагы хәбәр бүген 9.29 сәгатьтә килеп ирешә. Кешеләр урамга чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия ГТХМ ТР буенча баш идарәсендә. Янгын 9.45 сәгатьтә сүндерелә. Ут 45 кв. метр мәйданга зыян салган. Фаҗига сәбәпләре билгеләнә. Әлеге факт буенча Чаллы прокуратурасы тикшерү оештырган. «Күзәтчелек ведомствосы белгечләр белән... Читать дальше...



Москва

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин поздравил работников скорой помощи с профессиональным праздником



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Филипп Киркоров

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике


WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России