Сарман районында Яңа елда беренче сабый дөньяга килде
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Сарман» , Зөлфия Шәрипова). 3 гыйнвар көнне Сарман район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортында Яңа елның беренче баласы туды. Баланың авырлыгы — 3080 гр, буе — 54 см. Петровка Завод авылында яшәүче Рахматуллаевлар гаиләсендә әлеге малай — икенче бала һәм балаларның икесе дә — малайлар. Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Лилия Бектемированың хәбәр итүенчә, бала да, ана да үзләрен яхшы хис итәләр, диелә хәбәрдә.