Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 22.01.2022

Мөслим районында «Алтын балык» фестивале була

Tatar-inform.tatar 

(Мөслим, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Мөслим-информ» ). 29 гыйнварда иртәнге сәгать унда Мөслимдә «Алтын балык» фестивале үтә. Оста балыкчылар белән бергә һәвәскәр балык тотучылар да «Кояшлы Ык» ял паркында Кояшлы аланга (Мөслим күпере яны) чакырыла. Оештыручылар җиңүчеләргә затлы бүләкләр тапшырачак, тәмле балык шулпасы белән сыйлаячак.

Актаныш районында өч авыл хуҗалыгы оешмасы автомобильгә ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» ). Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында хезмәт алдынгыларын данладылар. Бу көнне Актанышта барлык тармак хезмәтчәннәрен дә берьюлы хөрмәтләделәр.  Актаныш районына караган биш авыл җирлеге 100 мең сумлык сертификат, өч авыл хуҗалыгы оешмасы автомобильгә ия булды. Бәйрәм чарасына чакырылган төрле һөнәр ияләре бер залга җыелды. Аларны район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде. Игенчелек, терлекчелектә эшләүчеләрне дә сәхнәдә күрергә туры килде. Читать дальше...

Аксубай районында «Ел укытучысы-2022» ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Аксубайның 1нче мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2022» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Бәйгедә 10 укытучы көч сынашты. Алар төрле фән укытучылары һәм хезмәт стажлары да төрле. Тик аларның барысын да сайланган һөнәргә иҗади якын килү һәм һөнәрләрен ярату хисләре берләштерә. Укытучылар үз фәннәре буенча ачык дәрес вакытында һәм осталык дәресләрендә үз һөнәрләренең чын осталары булуларын күрсәтте. Алар анда үз технологияләре... Читать дальше...



Азнакай студентлары полиция эшчәнлеге белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Азнакай район эчке эшләр бүлеге Россия студентлары көненә багышланган «Студентлар десанты» бөтенроссия акциясенә кушылды. Хокук сакчылары Азнакай политехника техникумында булып, студентлар белән очрашты. Чара барышында бүлекнең эксперт-криминалистика төркеме җитәкчесе Альбина Хаҗиева бармак эзләре алуны, аларны махсус программалар ярдәмендә тикшерү, аннан гаепләнүчеләрне ничек ачыклаулары турында аңлатты. Балигъ булмаган балалар эшләре... Читать дальше...

Россия Хөкүмәте «омикрон»-штаммга каршы чаралар планын раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Хөкүмәт коронавирусның яңа - «омикрон» штаммы таралуга каршы өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга кереште. Әлеге план хакында сишәмбе көнне Коронавирус инфекциясенә каршы координация советы утырышында фикер алыштылар. Бу хакта «Российская газета» яза.  Премьер-министр Михаил Мишустин төбәк башлыкларына биргән күрсәтмә буенча, алар куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итәргә һәм эшне шәхси контрольдә тотарга тиеш.  Министрлар Кабинеты башлыгы аерым ведомстволарга берничә махсус күрсәтмә бирде... Читать дальше...

Министрлар Кабинеты Россиядә теркәлмәгән дарулар сатып алу өчен акча бүлеп бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Захарова). РФ Хөкүмәте Россия территориясендә теркәлмәгән дарулар сатып алу өчен резерв фондыннан акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.  Әлеге мәсьәләне җомга көнне узган утырышта тикшерделәр. Бу акчаларга коронавирус инфекциясен дәвалау өчен дә препаратлар сатып алу күздә тотыла.  «Шушы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә текстта.  Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә... Читать дальше...

Синоптиклар буран аркасында юлларда күз күременең начараюы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Синоптиклар кисәткәнчә, Татарстанда якшәмбе көнне һава шартлары бозылачак. 23 гыйнварга каршы төндә көчле буран көтелә, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начараячак, юлларда карт көртләре барлыкка киләчәк.  Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -7..-12, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Татарстанда бер ел эчендә файдаланылмый яткан 45 мең гектар җир әйләнешкә кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 4,6 миллион гектардан артык җир бар. Шул ук вакытта, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) мәгълүматлары буенча, 2021 елда 113 мең гектардан артык файдаланылмый яткан җир ачыкланган. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.  Аның сүзләренчә, узган ел 45 мең гектардан артык шундый җирне әйләнешкә керткәннәр. Читать дальше...



Казанда җиңел автомобиль зебрада үсмер кызны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Юл һәлакәте бүген көндезге икеләр тирәсендә Имәнлек урамындагы 31нче йорт каршында булган. «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Volkswagen автомобиленең йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә 13 яшьлек кызны таптаткан. Башы җәрәхәтләнгән кызны хастаханәгә озатканнар.

Татарстанда фермерлар һәм кооперативларга ярдәм йөзеннән 372,2 млн сум юнәлдереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» төбәк проекты буенча фермерлар һәм кооперативларга ярдәм йөзеннән 372,2 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 301,4 миллионы федераль бюджеттан бүленгән, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.  Ведомство «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм күрсәтү», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларында катнаша. Читать дальше...

2022 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча 104 объект төзеләчәк һәм ремонтланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектлары төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыруга актив әзерлек эшләре бара. Быел шулай ук алты илкүләм проект буенча 104 объект төзү һәм ремонтлау күздә тотыла. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында үткән чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Читать дальше...

Кариев театры Нуриәхмәт Сафинның юбилеена премьера чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры үзенең күренекле артисты Нуриәхмәт Сафинның 75 еллыгы хөрмәтенә премьера чыгарды. «Арыну» пьесасы Айдар Әхмәдиев тарафыннан Нуриәхмәт Сафин өчен махсус язылган. Бу спектакльнең режиссеры һәм пьесаның автордашы да Тимур Кулов.  Юбилярны ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан театрлары вәкилләре котлады. Читать дальше...

Төркиядә Әмирхан Еникинең җәмгыять мәсьәләләре яктыртылган хикәяләре дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә Әмирхан Еникинең иҗтимагый мәсьәләләр яктыртылган хикәяләре төрекчәгә тәрҗемә ителеп, китап буларак дөнья күрде. Шушы көннәрдә ул сатуга чыкты. Татар әдибенең хикәяләрен Бартын университеты филология фәннәре галиме Альп Әрән Дәмиркая тәрҗемә иткән. Китапта Әмирхан Еникинең Икенче дөнья сугышыннан соңгы чорда язылган хикәяләре урын алган. Тәрҗемәче хикәяләр җыелмасы булган әлеге китапны «Система колы» дип атаган. Аның әйтүенчә, мондый... Читать дальше...

Казанда билгесез автомобиль хатын-кызны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән Кулагин урамында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.  Якынча мәгълүматлар буенча, өлкән яшьтәге хатын-кыз машина көпчәге астына эләккән. Шуннан соң автомобиль авария урыныннан китеп барган.  Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әлеге фактны расладылар. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.  Коронавирустан 1941, 1942, 1951 һәм 1957 елгы хатын-кызлар вафат булган.  Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1550гә җитте.

Татарстанда коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 45 меңнән артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 156 очрагы расланган.  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.   «31 кеше хастаханәгә озатылган, 125 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.  Казанда – 69, Чаллыда – 44, Тукай районында – сигез, Түбән Кама һәм Лаеш районнарында – дүртәр, Балтач, Бөгелмә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Анастасия Стоцкая появилась на публике в откровенном наряде





Rss.plus
Алексей Сёмин

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии




Облачно и тепло: синоптики сделали прогноз на воскресенье в Москве

Володин: Финляндия наказала своих граждан закрытием КПП на границе с Россией

Герои России, меры поддержки многодетных семей и показ «Карины» в стране: топ-10 новостей недели

Суд: Брата фигуранта дела о теракте в «Крокусе» арестовывали за хулиганство




Татарча кино, театр һәм интернетта татар җырлары. Мәдәният министрлыгы нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш?

Azatliq.org 

Виртуаль музей һәм күргәзмәләр ни өчен юк, Каюм Насыйрига - 200 ел һәм урыс теленә өстенлек бирү. Татарстан министрлыклары хисап коллегияләрен уздыруны дәвам итә. Еллык хисап белән мәдәният өлкәсе дә имтихан тотты.

Миңнеханов ишегалларын кардан арындыру өчен өстәмә техника җәлеп итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы атнада Татарстанда кар күп яуды, бу юллардагы вазгыятьне катлауландырды. Шуңа бәйле рәвештә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов магистраль челтәрләрне дә, торак йортларның ишегалларын да кардан арындыру эшенә контрольне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Соңгы атна явым-төшемгә бай булды. Буран магистраль челтәрләрдә дә, торак пунктларда да юлларны тәртиптә торуның сыйфаты начараюга китерде. Социаль челтәрләрдә... Читать дальше...



Москва

Что можно отметить в этот день


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва взяла Гран-при премии «Умный город» за цифровизацию горхозяйства



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Rammstein

Минкульт Калининградской области отказался отменять шоу «Tribute Rammstein»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России