Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 16.01.2022

Чүпрәле районы башлыгы күп балалы ананы бишенче баласы туу белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Туган як» ). 2022 елда беренче баланы тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан чыгару кысаларында, район башлыгы Марат Гафаров күп балалы Гөлия Миначеваны бишенче баласы туу белән котлады. Түбән Каракитә авылыннан Гөлия һәм Рамил Минаевлар гаиләсендә Иске Яңа елда бишенче бала-кыз дөньяга килде.  «Бу бер атна эчендә районга икенче зур бүләк, һәм мин Чүпрәле районында күп балалы гаиләләр традициясе дәвам итүенә шатмын. Барысы да әйбәт, ә иң мөһиме барысы да исән-сау булсын. Читать дальше...

Биектау районының Бөреле бистәсендә яңа амбулатория ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Биектау, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре », Эрнест Абдулаев). Биектау районында тагын бер сәламәтлек саклау учреждениесе ачылды. Бөреле бистәсендә «Социаль инфраструктура объектларын төзү» федераль программасы кысаларында яңа амбулатория сафка бастырылды. Бөреле бистәсендәге иске амбулатория авыл халкына 40 елга якын хезмәт итте. Элеккеге бина бик зур мәйданлы булганлыктан, аны карап тору зур чыгымнар таләп итә иде. Шул сәбәпле биредә бер катлы яңа амбулатория төзергә ниятләделәр. Читать дальше...

Бөгелмә районының бер авылында «Онытылган борынгылык» күргәзмәсе эшли

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмә районының Карабаш авыл китапханәсенең 12нче филиалы китап сөюче кунаклары өчен мини-музейның илледән артык экспонатын күрсәтте. Экскурсия «Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында узды. «Онытылган борынгылык» күргәзмәсен оештыручылар монда урнашкан иске үлчәү, гер, коеп ясаган кадак, кыйсаугач, күмер кыскычы тарихлары белән таныштырды. СССР заманында кулланышта йөргән әйберләр: открыткалар җыелмасы, 1966 елгы афиша, магнитофон боббиннар һәм кассеталар... Читать дальше...



Яшел Үзән районында Раифа монастыре территориясендә суга чуму урыннары 5 көн эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән») . 19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Раифа Богородица ирләр монастыре территориясендә беренче тапкыр, өч көн урынына, су коену урыны биш көн дәвамында эшләячәк. Быел Хач ману бәйрәме чәршәмбе көненә туры килә, шуңа күрә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев халык фикеренә колак салып, эш вакытын озынайту турындагы тәкъдимне хуплады. Суга чуму өчен әзерләнгән бәкегә 19 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр... Читать дальше...

Рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Казанда рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Рәссамның уникаль картиналар күргәзмәсе Халыкара космик станция бортында 2000 еллар башында булган иде. Рәссам һәм архитектор Ильяс Айдаров — мәгърифәтче, Уральск шәһәренең татар Кызыл мәчете имамы, Габдулла Тукайның укытучысы һәм рухи остазы Мотыйгулла Төхвәтуллинның (1845-1920) оныгы. Бу турыда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...

Уфада туган телләрдән республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Уфада туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында 153 укучы катнашкан. Татар теленнән — 94, чуваш теленнән— 25, мари теленнән— 23, удмурт теленнән — 11 кеше олимпиадада белемнәрен сынаган. Олимпиада 8-11 сыйныфларда укучылар өчен оештырылган. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте. Башкортстандагы мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, олимпиадада катнашучылар викторина сорауларына җавап биргән, бирелгән темаларның берсенә диалог төзегән. Читать дальше...

Россиядә ял көннәрендә хәмер сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Россиядә ял көннәрендә хәмер сатуны чикләргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев. Аның сүзләренә караганда, мондый чаралар гражданнар сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Депутат мондый тәҗрибәнең бөтен дөньяда таралуын һәм моның алкоголь куллану күләмен киметергә ярдәм итүен билгеләп узды. Бу турыда РИА Новости. «Бу Европа илләрендәге кебек ял көннәрендә алкоголь сатуны чикләү. Барларда гына хәмер сатыла, ә кибетләрдә ярамый», — ди депутат. Хамзаев... Читать дальше...



«Дакар» раллиенда җиңгән «Камаз-мастер» командасы Мәскәүгә кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). «Дакар» раллиенда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, «Камаз-мастер» командасы пилотлары Мәскәүгә кайтты. ТАСС хәбәр иткәнчә, ралли-марафон нәтиҗәләре буенча «Камаз-мастер» экипажлары гомуми зачетта беренче дүрт урынны яулады. Дмитрий Сотников беренче булды. Эдуард Николаев экипажы — икенче, Антон Шибалов — өченче, Андрей Каргинов — дүртенче урынны алды. Домодедово аэропортында җиңүчеләрне дистәләгән җанатар һәм автоспорт сөючеләр каршы алды, диелә хәбәрдә.

Пензада балалар өчен фольклор бәйгесендә уннан артык татар оешмасы катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Пензада «Тургай» дип исемләнгән балалар өчен фольклор бәйгесендә өлкәнең уннан артык милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре чыгыш ясаган. Төбәк дәрәҗәсендәге конкурс өченче тапкыр үткәрелгән. Бәйгедә фольклор һәм хореография буенча 49 коллектив, солистлар һәм музыка уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады, дип хәбәр итә Инстаграмда Пенза татарлары аккаунты. Мәдәни чара «Безнең бердәмлек күптөрлелектә» дип атала торган мәдәни-белем бирү марафоны проекты кысаларында үтә. Читать дальше...

Татар композиторы Сәйяр Хәбибуллинга 91 яшь тулды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинга 91 яшь тулды. Музыкантка Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән истәлекле билге тапшырылды. Дәүләт бүләген Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин бирде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Хәбибуллин илледән артык шигырьгә көй язган шәхес. Бу җырларны Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов кебек җырчылар башкарды. Читать дальше...

Кырымның Аян үзәнендәге борынгы мөселман зиратына махсус статус биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Кырымдагы Аян үзәнендәге борынгы мөселман зиратына махсус статус бирү өчен эшләр башланган. Кырым мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте һәм Севастополь шәһәре вәкилләре Мраморное һәм Заречное авыллары арасында урнашкан борынгы мөселман зиратында күчмә утырыш булган. Очрашуда борынгы зират территориясенә махсус статус бирү һәм сакланыла торган объктлар исемлегенә кертү мәсьәләсе каралган. Бу җирне... Читать дальше...

Соңгы тәүлектә Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда тагын биш кешенең үлеменә китергән. Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 522 очракка җиткән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат һәм 1947, 1950, 1952 елларда туган өч хатын-кыз бар. Соңгы мәгълүматларга караганда, соңгы тәүлектә тагын 112 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Читать дальше...

Хабаровскида Ислам динен кабул итүнең юбилеена багышлап балалар бәйгесе оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган юбилей елы Хабаровск шәһәрендә балалар бәйгеләре циклы белән ачылды. Инде өч бәйге уздырдык, дип хәбәр итә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнарының Диния нәзарәте. Кышкы каникулларга кадәр Хабаровск шәһәрендә яшәүче яшь мөселманнар «Мин Исламны өйрәнәм» олимпиадасында катнашкан. Олимпиада ислам нигезләрен өйрәнүгә һәм Коръән өйрәнүгә багышланган һәм шәһәр күләмендә уздырылган. Читать дальше...

Рахматуллин Шамиль Саидович

Tatobzor.ru (Казань) 

Рахматуллин Шамиль Саидович(биография)гвардии капитан,Герой Советского Союза,командир артиллерийско-миномётного полка родился 7 сентября 1920 года в Томске в семье рабочего. Окончил полную среднюю школу N6 в Казани. В августе 1939 года призван на службу в Красную Армию. В 1941 году окончил 1-е… Далее


Музыкальные новости
Баста

"Новосибирск, бро, за всё прости": концерт Басты на "Сибирь-Арене" собрал аншлаг





Rss.plus
ЦБ

Частота страховых случаев по ОСАГО для такси в 6,6 раза выше, чем по полисам на другие легковые машины – ЦБ РФ




Кадыров готовится к бегству из Чечни - СМИ

Москвичам напомнили о бесплатных парковках с 29 апреля по 1 мая

Пешеходные дорожки обновят по ФКГС в сквере Иконникова в Сормове

Спасатели провели в Дзержинске учения в честь 375-летия пожарной охраны России




Узган тәүлектә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган. Алты кеше чирне чит төбәктә йоктырып кайткан, калган очракларда вирус башка авырулардан ияргән. «35 кеше хастаханәгә салынды, 77 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Коронавирустан зыян күрүчеләрнең яртысыннан артыгы Казанда — 62 кеше. Чаллыда 14 кеше авырый. Ә районнар арасында иң күп авыручылар Әгерҗе (5) һәм Минзәлә (4) районнарында. Читать дальше...

Байтасов Казахстан һәм Татарстан турында: Без тугандаш халыклар һәм шулай калабыз да

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Казахстан медиаменеджеры һәм эшмәкәр Арманжан Байтасов Казахстанда булган фаҗигале вакыйгалар илнең Татарстан белән мөнәсәбәтләрендә йогынты ясамас дип өметләнә. «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин алып бара торган «Галстуксыз әңгәмә» тапшыруында ул шундый фикерен әйтте. «<…> минемчә, икътисади яктан бернәрсә дә үзгәрмәячәк, мәдәният өлкәсендә дә — без тугандаш халыклар һәм шулай булып калачакбыз да. Безнең уртак тарихыбыз бик бай, без бер-беребезгә бәйләнгән һәм бергә калачакбыз»... Читать дальше...

Казанда ушу буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). 22 гыйнварда «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында ушу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге була. Ярышларда 150дән артык катнашучы катнашачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте. Тантаналы ачылышта федерациянең танылган спортчылары — Татарстан, Идел буе округы, Россия, Европа һәм ушу буенча дөнья чемпионнары чыгыш ясау планлаштырыла. Ярышларны ачу тантанасы 10:00 сәгатьтә була (керү ирекле).

В Богдашкинском поселении планируют приобрести пожарный резервуар для запаса воды

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Как отметила в своем отчетном выступлении на сходе граждан глава Богдашкинского сельского поселения Алевтина Михайлова мероприятия по пожарной безопасности занимают ключевое место в деятельности органа местного самоуправления.



Москва

«Семь-Я» экономического будущего России – в МИЦ «Известия» обсудили перспективы отечественного бизнеса


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин представил масштабную программу фестиваля "Пасхальный дар"



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Ольга Бузова прошла плановый осмотр в больнице




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Что можно отметить в этот день



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России