Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 18.01.2022

Түбән Камада 120 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың 34нче микрорайонында социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылды. Тынычлык проспекты, 117 адресы буенча урнашкан 10 катлы яңа йорттан фатир ачкычларын «Татнефть» төркеме предприятиеләре һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре, грант отучы медицина хезмәткәрләре һәм яшь гаиләләр алды. Йортта гомуми мәйданы 7,5 мең кв. метр булган 120 фатир бар: шуларның 60 ы — ике, 60 ы –– өч бүлмәле. Фатирларда яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган: алар сантехника... Читать дальше...

Сабиров Файзрахман Ахмедзянович

Tatobzor.ru (Казань) 

Сабиров Файзрахман Ахмедзянович(биография)полковник,Герой Советского Союза,командир стрелкового батальона родился 5 сентября 1919 года в деревне Нижние Шуни Вятскополянского района Кировской области. Окончил среднюю школу и школу фабрично-заводского ученичества. В 1938—1940 годах проходил службу в Красной Армии. Демобилизовавшись, проживал и работал в… Далее



Россиядә коллектив иммунитет 63,9 процентка җиткән

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координацион советы президиумы утырышында вице-премьер Татьяна Голикова Россиядә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 63,9 процентка кадәр җитүен белдерде.  Шул ук вакытта Россиянең 67 регионында авыручылар саны артуы күзәтелә. Россия Федерациясенең 42 субъектында «омикрон» йоктыруның 1 682 очрагы теркәлгән. Ул моңа кадәр булган штаммнардан тагын да йогышлырак булуы белән аерыла. «Без дөньяда „омикрон“... Читать дальше...

Министрлар Кабинеты бушлай медицина имплантлары исемлеген киңәйтте

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты мәҗбүри медицина иминиятләштерүе буенча бирелүче медицина имплантларының исемлеген киңәйтте. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы буенча бушлай бирелүче медицина имплантларының исемлеге үзгәрде. Бу хакта Россия Хөкүмәте үзенең Telegram сәхифәсендә белдерде. Бу аерым дәвалауга мохтаҗ пациентларга кыйммәтле медицина эшләнмәләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә. Исемлеккә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм итү өчен, йөрәкнең... Читать дальше...

Язучы Заһид Мәхмүди вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар язучысы Заһид Мәхмүди вафат булган. «Күренекле татар язучысы Заһид Мәхмүди вафат. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», дип язган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фэйсбук аккаунтында.

Татарстан егете трамплиннан сикерү буенча Россия җыелма командасына кергән

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ», Дамир Садриев). 18 яшьлек Татарстан егете трамплиннан сикерү буенча Россиянең җыелма командасы составына кабул ителгән. Чаңгыларда трамплиннан сикерү буенча Россия Җыелмасы 2022 елда Пекинда узасы Олимпия уеннарында катнашучылар составын ачыклады. Шулай итеп, олимпиадачылар исемлегенә Татарстан вәкиле, Лениногорск шәһәрендә туган Данил Садриев та керде. 18 яшьлек спортчы үзен иң югары дәрәҗәдә танытырга өлгерде инде, ә быелгы Дөнья Кубогына шәхси зачет буенча җыелма... Читать дальше...



Татарстанда буран һәм температураның 0 градуска кадәр җылынуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). 19 гыйнварда Татарстанда яңадан буран булуы, карт көртләре һәм көчле җил көтелә. Республикада җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге. Буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар измәсе булырга мөмкин. Төнлә һаваның температурасы -7 градустан алып -2 градус, көндез исә -5 һәм 0 градуска кадәр җылыта. Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат... Читать дальше...

Мөхәммәтшин аеруча сакланучы табигый территорияләрдә тәртип урнаштырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Фәрит Мөхәммәтшин экологларга Татарстанның аеруча сакланучы табигый территорияләрендә тәртип урнаштырырга боерды. Татарстанда региональ һәм җирле әһәмияттәге аеруча сакланучы табигый территорияләрдә тискәре хәл күзәтелә. Еш кына алар формаль рәвештә тудырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгындагы йомгаклау коллегиясендә белдерде. «Россиянең... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мишустин җитәкчелегендәге координация советы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координация советы президиумы утырышында катнашты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, чара видеоэлемтә режимында узган. Утырышта Премьер-министр Михаил Мишустин Covid-19 вирусының яңа штаммының бик зур тизлектә бөтен дөньяга таралуын һәм үтә дә йогышлы булуы белән аерылып торуын белдерде. «Безне бу борчымый кала алмый, чөнки „омикрон“ Россиягә дә килде. Читать дальше...

Дөньядагы бар халыкның яртысыннан артыгы ковидка каршы вакцина ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Дөньяда яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәге COVID-19 вирусына каршы тулысынча прививка кадаткан. «Дөньядагы бар халыкның яртысыннан артыгы ковидка каршы вакцина ясатты», — дип белдерә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сәламәтлек саклау өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләр буенча программасы директоры Майкл ‎Райан сишәмбе көнне вакциналарны гадел бүлүгә багышланган Бөтендөнья икътисади форумының онлайн-сессиясе кысаларында. Бу хакта РИА Новости яза. Хәзерге вакытка... Читать дальше...

Песошин: 175 нче гимназиядәге фаҗиганең кабатлануын булдырырга тиеш түгелбез

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ», Алина Фәйзрахманова) «Узган ел Казандагы 175 нче гимназиядә булган фаҗиганең кабатлануын булдырырга тиеш түгелбез», — диде Алексей Песошин. Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин хосусый сак хезмәте предприятиеләренең, беренче чиратта белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итүче предприятиеләрнең эшчәнлегенә җитди игътибар итәргә чакырды. Бу хакта ул ведомствоның 2021 елгы эшенә йомгак ясау буенча Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә узган киңәшмә вакытында әйтте. Читать дальше...

Дәүләт Думасы ана капиталын алу өчен әтиләрнең хокукларын арттыручы проектны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында әтиләрнең ана капиталын алу өчен хокукларын арттыру турындагы закон проекты хупланган.  «Сишәмбе көнне узган пленар утырышта Дәүләт Думасы беренче укылышта ялгыз әтиләрнең ана капиталын алу өчен мөмкинлекләрен арттыручы закон проектын хуплады», — дип яза РИА Новости. «Закон проекты Россия гражданлыгына ия булып, 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балаларын, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган... Читать дальше...

Лена Тябина: Хөсәен Ямашевның хатыны Тукай белән Зәйтүнәне кавыштырырга хыялланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина сүзләренчә, беренче татар большевигы, журналист Хөсәен Ямашевның хатыны Хәдичә Ямашева дус кызы Зәйтүнә Мәүлүдованың шагыйрь Габдулла Тукай белән бергә булулары турында хыялланган. «Хәдичә Зәйтүнәне Габдулла Тукай белән берничә тапкыр очраштырырга теләгән. Алар икесе дә Чистай өязеннән дус кызлар була», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Тукай әдәби музеенда Хөсәен Ямашев... Читать дальше...

Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев 140 еллыгы музей-дәрес итеп билгеләп үтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналист, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев тууына 6 гыйнварда 140 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Милли музее бүген Габдулла Тукай музеенда 12 татар гимназиясе укучылары катнашында музей-дәрес уздырды. Хөсәен Ямашев беренче татар большевигы буларак билгеле шәхес. Ул 1903 елда РСДРП (б)га керә һәм Казан комитетының татар төркемен җитәкли. Ямашев шулай ук беренче татар революцион «Урал» газетасын чыгарган журналист буларак та билгеле. Чараның Тукай музеенда узуы очраклы түгел. Читать дальше...

Шәйхразыев һәм Таҗетдин ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары турында фикер алышты. Бөтендөнья татар конгрессы сайты язганча, әлеге очрашу Васил Шәйхразыевның Башкортстанга эшлекле сәфәре кысаларында узган. Алар Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул... Читать дальше...

Быел Казанның биш вузында укучы студентлар бушлай өстәмә IT-белем үзләштерә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Казанның биш вузында цифрлы технологияләрне өйрәнү буенча яңа кафедралар ачылачак. Студентлар төп белгечлек белән беррәттән бушлай өстәмә IT-белем үзләштерә алачак. «Студентлар бакалавр яки магистр дипломына өстәмә IT-белгечлек тә алып чыга алачак. Мәсәлән, югары уку йортын тәмамлаучы табиб эш урынына IT-технологияләрне дә белеп киләчәк. Ул аңа үзенең профессиональлеген арттырырга ярдәм итәчәк», — диде Айрат Хәйруллин. Айрат Хәйруллинның IT-технологияләрне... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе





Rss.plus
#123ru.net

Тема дня: На «Госуслугах» можно будет получить статус многодетной семьи с 2025 года




Цифровой проект Подмосковья по энергетике стал лучшим в России

Спасатели в Новороссийске освободили застрявшего в игровом автомате подростка

По волнам истории: Круиз от Валаама до Кижи на теплоходе

Глава Наро-Фоминска принял участие в торжественной церемонии возложения венков к Стеле




Татарстанда 11 кеше коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Светлана Белова). Татарстанда 11 кеше коронавирус инфекциясенең «омикрон» штаммын йоктырган. Татарстанда беренче тапкыр «омикрон»ның 11 очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика Идарәсендә хәбәр иттеләр. Барлык очраклар да лаборатор расланган. Әлеге унбер кешенең тугызы вирусны Татарстаннан читтә, Россиянең башка регионнарында йоктырган... Читать дальше...

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Дәүләт автомобиль инспекциясе Татарстан Республикасы машина йөртүчеләренә бозлавык һәм буран булганда куркынычсызлык чаралары турында искәртте. Синоптиклар әйтүенчә, бүген кич һәм иртәгә 19 гыйнварда республика территориясендә кар, буран, көчле җил, ә юлларда бозлавык һәм карт көртләре булуы көтелә. Шул сәбәпле Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрнең исләренә төшерә: начар һава шартларында максималь рөхсәт ителгән түгел, ә куркынычсыз тизлекне сайларга кирәк. Читать дальше...

Марат Әхмәтов Минтимер Шәймиев ярдәме белән Игенчеләр сарае ничек төзелгәнен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда Игенчеләр сарае төзелү тарихын сөйләде. Аның урынын республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән булган. «2000 еллар уртасында Кремль территориясеннән акрынлап министрлык-ведомство, учреждениеләрне чыгара башладылар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен офислы бина төзү теләгем бар иде. „Сине беркем кумый, күпме кирәк... Читать дальше...



Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: в Москве начался сезон фонтанов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Йорш

«Лихие времена!»: «Йорш» напугал фанатов отменами и песней «Я ухожу»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Более 2 млн кубанцев зарегистрировано на сайте ГТО



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России