Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 10.01.2022

Рамил Муллин быел Түбән Камада гамәлгә ашырылачак проектлар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 ел Түбән Камада берничә зур социаль-мәдәни проект буенча эш елы дип игълан ителәчәк. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин сөйләде. Быел зур мәдәни үзәкне проектлауга керешү планлаштырыла. Әлегә экспертизага җибәрелгән техник бирем үтәлгән, эш тикшеренү этабында тора. Шулай ук 2022 елда өч яңа мәгариф объекты сафка басачак. Бу — якынча 2,2 млрд сумлык 31нче микрорайондагы күптелле белем бирү мәктәбе. Читать дальше...

Оренбургта Бөек Ватан сугышы ветераны Рәвгать Кәримовны 100 яшьлеге белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Халык фронтының төбәк бүлеге активистлары Оренбургта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәвгать Ганият улы Кәримовны 100 яшьлеге белән котлады. Җәмәгать эшлеклеләре ветеранга Җиңү һәм кешеләр иминлеге хакына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләк тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Халык фронты ярдәмендә Рәвгать Кәримов Вологодск язучысы Александр Трубин язган китапның герое булды. Ул 2020 елда Россия Президенты,... Читать дальше...

Татарстанда -23 градуска кадәр салкынайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Һава температурасының кинәт үзгәрүе, шулай ук кар явуы көтелә. «Безгә атмосфера фронты белән циклон киләчәк. Шул сәбәпле, кар явуы көтелә», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев. Иртәгә Татарстане кар көтелә, ә һава температурасы -15 градустан төшмәячәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 12... Читать дальше...



Мухамадиев Хамза Нурсалимович

Tatobzor.ru (Казань) 

Мухамадиев Хамза Нурсалимович(биография) гвардии старшина,Герой Советского Союза,командир стрелкового взвода родился 2 января 1907 в селе Таргын Уланского района Восточно-Казахстанской области. Начальное образование получил в г.Томске. Работал в Кемеровской области. В 1928–1929 годах в рядах Красной Армии .Затем работал забойщиком на… Далее

Казанда метро төзелеше сәбәпле, Сахаров урамында хәрәкәт чикләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгәдән башлап Казанда Сахаров урамында хәрәкәт чикләнә. Бу чара 18 февральгә кадәр гамәлдә булачак. Чикләүләр Сахаров урамындагы 1нче йорт янында, шулай ук Зәкиев урамындагы 39нчы йорт янында гамәлдә булачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мәриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу чикләү чарасы метроның икенче линиясенең беренче участогын төзү территориясеннән суүткәргеч челтәрләрен алып чыгу сәбәпле кабул ителгән.

Владивостокта балалар арасында мәчет рәсеме ясау бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Владивосток шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елын тантаналы төстә ачтылар. Анда балалар арасында мәчет рәсеме ясау бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар. Чара Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән оештырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Төбәкара конкурста 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр — малайлар һәм кызлар катнашты. Катнашучылар арасында Владивосток... Читать дальше...

Торба тишелү сәбәпле, Әлмәттә күпфатирлы алты йортта җылылык беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария сәбәпле, Әлмәтнең Ленин һәм Җәлил урамнарындагы берничә йортта җылылык бирүне туктатканнар. Бу турыда ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 18.00 сәгатьтә хәбәр килгән. «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, торба тишелү сәбәпле, җылылыкны сүндергәннәр. Шулай итеп, бер мәктәп һәм күпфатирлы алты йорт җылылыксыз калган. Аларда 325 кеше яши. Хәзерге... Читать дальше...

Казанда чыршы агачларын кабул итү пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча чын чыршыларны кабул итү пункты эшли башлады. Теләге булган һәр кеше чыршы, нарат, ак чыршы яки ылыслы агач ботаклары җыелмасын алып килә ала. Агачлар тәүлек буе кабул ителә. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы сайтында хәбәр ителә. Ылыслы агачларны Татарстанның фермерлык хуҗалыкларына җибәрәчәкләр. Яңа ел агачлары терлекләр өчен витаминлы өстәмә ризык булачак. Төп шарт ылыслы агачлар бизәлмәгән булырга тиеш.



Казанның өч спортчысын суга сикерү буенча Россия җыелма командасына чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казаннан өч спортчы — Мария Полякова, Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев суга сикерү буенча Россия җыелма командасына чакырылды. «Токиода Олимпия уеннарында катнашучылар Полякова, Шлейхер һәм Белевцев яңа спорт сезоны алдыннан суга сикерү буенча Россия җыелма командасы составына узачак», диелә су спорт төрләре буенча «Синтез» клубының матбугат хезмәте хәбәрендә. Шулай ук бу мәгълүматны Татарстанның суга сикерү буенча җыелма командасының баш тренеры Павел Муякин да раслады. Читать дальше...

Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фәнне 1 февральгә кадәр сайларга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 11 сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фәнне 1 февральгә кадәр сайларга тиеш. «Яхшы югары уку йортына керү мөмкинлеген арттыру өчен, өч түгел, ә дүрт фәннән Бердәм дәүләт имтиханы сайларга кирәк, чөнки аларны үзгәртү хокукы бирелә. Бер югары уку йортында рус теле, тарих һәм җәмгыять белеме буенча имтихан сорый алалар, ә икенчесендә — шул ук белгечлеккә җәмгыять белеме буенча түгел, ә география буенча балл кирәк булачак», — дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Читать дальше...

2022 елда Татарстан халкы 119 көн ял итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елда Татарстанда яшәүчеләрне 119 ял һәм бәйрәм көннәре көтә. «Татарстанда 2022 елда ике көн ял белән биш көнлек эш атнасында 246 эш көне, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган эш көннәре (22 февраль, 5 март, 8 июль, 29 август, 3 ноябрь) тәшкил итә. 119 ял көне каралган, шул исәптән 18 эш көне булмаган бәйрәм көне була», — диделәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында. Якындагы бәйрәм һәм ял көне 23 февральгә — Ватанны саклаучылар көненә туры килә. Читать дальше...

Татарстанда атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа районының Черки-Килдураз авылында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам, монументалист Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды. Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Шамил Габдрахман улы Нигъмәтуллин (Шамил Нигъмәт) 1951 елның 4 гыйнварында Татарстанның Буа районы Килдураз авылында туган. 1984-1993 елларда РСФСР Сәнгать фондында эшли, 1993-2002 елларда Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булган. Читать дальше...

«Дакар» раллиеның сигезенче этабында призлы урыннарны «КАМАЗ-Мастер» экипажлары алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасының Дмитрий Сотников идарәсендәге экипажы йөк машиналары зачётында «Дакар» раллиеның сигезенче этабында җиңү яулаган. ТАСС хәбәр иткәнчә, Сотников экипажы 395 км махсус участокны 3 сәгать 56 минут 42 секундта узган. Татарстан командасының башка экипажлары табилицаның икенче, өченче һәм дүртенче урыннарын били.  Андрей Каргинов этап лидерыннан 3 минут 11 секунд, Эдуард Николаев 6 минут 11 секунд, Антон Шибалов 8 минут 58 секундка артта калган.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында балаларның Яңа ел теләген үтәде. Узган елның декабрендә парламентта депутатлар чыршыдан балалар язган 84 открытканы алды. Аларда язылган хыялларның күпчелек өлеше үтәлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина дүрт яшьлек Наил Ермиловның теләген үтәде. Ул машиналар һәм алар өчен зур гараж турында хыялланган. Читать дальше...

Казакъстанда Дәүләт иминлек комитеты полковнигы һәм өлкә полициясе җитәкчесенең үлеме турында хәбәр ителде 

Azatliq.org 

Җамбыл өлкәсенең полиция департаменты җитәкчесе Жанат Сөләйманов үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Дәүләт иминлек комитеты полковнигы Азамат Ибраевның мәете исә Нур-Солтанда өенең ишегалдында табылган. Алматыда да полициянең район идарәсе җитәкчесе урынбасары эш урынында йөрәк өянәгеннән үлгән.

Россиядә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча яңа федераль программа эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Россиядә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлады. «Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа Россиянең 79 төбәгендә 1 306 объектка кагыла. Программа ремонт эшләре белән генә чикләнми, ул мәктәпләрне үстерүне күздә тота: җиһазлар сатып алу, укытучыларның квалификациясен күтәрү. Укучылар белән укытучыларның проект мөмкин кадәр ачык булсын өчен фикер алышуларда катнашуы мөһим»... Читать дальше...

«На чужую страничку с черной мыслью»: на соцсеть нурлатца покусился мошенник

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Неустановленное лицо путем неправомерного доступа к охраняемой законом компьютерной информации, хранящейся на сервере социальной сети, осуществило незаконный вход в аккаунт гр.С.

Казанда Яңа ел каникулларында 2 меңнән артык кеше ковидка каршы прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан башкаласында бәйрәм көннәрендә 2 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде. «Яңа ел каникулларында 2 020 кеше вакцинация узды, шуларның 313е – мобиль пунктларда. Хәзерге вакытта Казанда 747,8 мең кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте куркыныч дәрәҗәсе югары булган урыннарда алкоголь сатуны тыйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстан Хөкүмәте куркыныч дәрәҗәсе югары булган урыннарда алкоголь продукциясен сатуны тыйды. 2021 елның 30 декабрендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзаланган карар бүген чыкты. Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә куркыныч дәрәҗәсе югары 620 урында алкоголь сатуны тыйганнар. Исемлектә «Газпром трансгаз Казан»ның 219 объекты, «Татнефть»нең 143 ноктасы бар. Алардан тыш, «ТАИФ-НК» һәм «Казаноргсинтез»да тугызар участогы күрсәтелгән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе





Rss.plus
Джо Байден

Байден: США делают все возможное для возвращения Гершковича и Уилана




Посол Армении в ЕС Балоян: Попытки подорвать интересы России на Кавказе будут самоубийственными

В Сосновом бору в Москве обнаружены человеческие кости

Когда в 2024 году Страстная неделя, церковные и народные традиции на этот период

В Мичуринске открыли памятники двум святым




Роспотребнадзор: Әлегә «дельтакрон»ны аерым штамм дияргә иртә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). «Дельтакрон» дип исемләнгән Covid-19 штаммнары гибридын әлегә коронавирусның яңа варианты дияргә иртәрәк. Мисал өчен, лабораториядә ул бер үрнәкнең икенчесе белән пычрануы аркасында барлыкка килергә мөмкин. «Массакүләм әмгълүмат чараларында күптән түгел Кипр галимнәренең коронавирусның яңа штаммын, „дельта“ белән „омикрон“ мутациясе ачыклануы турында мәгълүмат чыкты», — дип китерә РИА Новости Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов сүзләрен. Читать дальше...

Әлмәттә яшәүче мунчада ис газы белән агуланып хастаханәгә эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәтнең Көньяк урамында шәхси мунчада бер кеше ис газы белән агуланган. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 14.33 сәгатьтә хәбәр килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 56 яшьлек хатын-кызны аңсыз килеш Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Аңа «ис газы белән агуланган» дигән якынча диагноз куелган. Һәлакәт сәбәбен ачыклыйлар.

Мәдәният министры һәм татар театры вәкилләре Милли театр ассоциациясе эшендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев һәм республика театрлары вәкилләре Милли театрлар ассоциациясенең гамәлгә куелу конференциясендә катнаша. Милли театрлар ассоциациясенең беренче зур җыелышы Карелиядә уза. Гамәлгә кую конференциясендә Россия Федерациясенең төрле республикаларыннан 31 театры вәкиле катнаша. Алар арасында — Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева... Читать дальше...

Самарада яшәүчеләрне татар халкының кул эшләре белән таныштырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самара өлкәсендә «Әбиемнең серле сандыгы» дигән фольклор кичә уздырганнар. Анда татар халкының кул эшләре турында сүз барган. «Кичәнең төп өлеше татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте», — дип яза «Самара татарлары» сайты. Кичәдә татар җырлары да яңгыраган. «Чараның иң күңелле мизгеле түгәрәк өстәл артында үтте: апаларыбызның үзләре пешереп килгән татар халык ризыкларын... Читать дальше...

Роспотребнадзор бәйрәмнәрдән соң ковид белән авыручылар артуын фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бәйрәмнәрдән соң Россиядә Covid-19 инфекциясе белән авыручылар кабат артуы көтелә. Бу «омикрон» штаммы таралуы белән бәйле. «Бәйрәм азагында яки алар тәмамлангач та авыручылар саны артырга мөмкин, бу «омикрон» штаммының таралуы белән бәйле», — дип сөйләде «Россия 1» телеканалы эфирында Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов. Галимнәр «омикрон»ны коронавирус инфекциясенең иң йогышлы варианты дип саный. Читать дальше...



Москва

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: С 28 апреля до 12 мая городские службы будут работать в усиленном режиме



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

НОПРИЗ

Уральские проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Якутянин победил на первенстве России по настольному теннису

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новости 24 часа

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России