Әгерҗедә «Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе үткәрелде
(Әгерҗе, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе шәһәрендә «Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе узган. Чара барышында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов һәм 1нче гимназиянең 4 «В» сыйныфы укучылары «Орешник» мәдәният һәм ял паркы территориясендә кошлар өчен җимлекләр элгән. Моннан тыш, очрашу барышында Владимир Ишморатов балаларга кошларның төрләре һәм урманнарны корткычлардан саклаудагы роле турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыны министрлыгы матбугат хезмәте хәбрә итә. Читать дальше...