Камилә Вәлиева фигуралы шууда Европа чемпионы булды
Камилә Вәлиева 259,06 балл җыеп беренчелеккә чыкты.
Камилә Вәлиева 259,06 балл җыеп беренчелеккә чыкты.
(Алабуга, 15 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга үзәк хастаханәсенә йөз миллион сумнан артык бәягә яңа җиһаз кайтарылган. Бу хакта баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин сөйләде. «Кан тамырлары үзәгендә 23 миллион сумлык яңа томограф барлыкка килде, амблиокор, үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратлары, функциональ караватлар, күтәргечләр, кислород концентраторлары, велоэргометр. Тернәкләндерү өчен бездә мондый җиһазлар юк иде», − ди ул. Хәйриячеләр дә алабугалыларның сәламәтлеген кайгыртты. Читать дальше...
(Чүпрәле, 15 гыйнвар, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Бүген, 2022 елның 15 гыйнварында, Чүпрәле үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегендә быел беренче булып дөньяга килгән баланы хөрмәтләү тантанасы булды. Сабый Иске Чүпрәле авылыннан Ирина һәм Дмитрий Васильевлар гаиләсендә туа. Бүген тантаналы шартларда яшь әти-әниләрне район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, туганнары һәм якыннары котлады. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасына 2169 ишегалды кергән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә... Читать дальше...
Рамаев Гаяз Галиаскарович(биография)лейтенант,Герой Советского Союза,командир взвода автоматчиков 128-го стрелкового полка 29-й стрелковой дивизии 64-й армии Донского фронта родился 6 апреля 1921 года в Уральске(Казахстан). В 1937 году окончил неполную среднюю школу. В 1940 году призван в Красную Армию,сержант. С июля… Далее
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 15 гыйнварда Казанның «Ак барс» көрәш сараенда уза торган «Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясендә беренче тапкыр яшьләр көрәште һәм җиңүче тәкәгә ия булды. 65 кг үлчәү авырлыгында өч көрәшче арасында батыр булып Әлмәт районыннан Рафаэль Хәсәншин танылды. Икенче урынны Булат Яруллин, өченче урынны Азимҗан Котбетдинов яулады. Җиңүче Рафаэль Хәсәншинга җырчы, алып баручы Ильяс Халиков тәкәгә сертификат бүләк итте. «Кечкенә үлчәү авырлыгында Сабантуйларда да тәкә отуы бик авыр. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясе җиңүчесе билгеле булды. Абсолют батыры булып Әлмәт районыннан Радик Сәлахов танылды. «Икенче ел рәттән батыр калдым. Әле ышана алмыйм җиңүемә. Бәлки иртәгә ышанып бетәрмен. Минем өчен җан аткан кешеләргә зур рәхмәт», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. Абсолют батыр 100 мең күләмендә акчалата призга һәм махсус билбауга лаек булды. 65 кг үлчәү авырылыгында яшьләр... Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районында «Шаян» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Балалар бакчасы «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Рөстәм Кәлимуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Биектау районы башкарма комитеты... Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «Омикрон» штаммы коронавирусның башка төрләреннән нык аерыла. Джордж Вашингтон университетының профессоры, вирусолог Константин Чумаков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, «омикрон»ның йогышлылыгы сизелерлек артты, әмма аны «яхшы хәбәр» дияргә була, чөнки нәтиҗәдә патогенлык һәм үлем очраклары кимеде. Яңа штамм күбрәк яшьләргә йога башлады, ә өлкәннәрдән аермалы буларак аларда авыру җиңел уза. «Хәзер авыру җиңел формада уза, үлем очраклары шактый кимеде. Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 16 января.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градус була. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 17 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан... Читать дальше...
От вируса умерли 4 женщины 1941, 1942, 1954, 1955 г.р. и мужчина 1960 г.р.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада «Арт-Квадрат» шәһәр киңлегендә яшүсмерләр өчен «Ышан» яңа мистик сериалы презентациясе узды. Кышкы каникулда фильмның җиде сериясе БСТ каналында күрсәтелде. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, сериалда бүгенге яшүсмерләр арасындагы актуаль проблемалар күтәрелә. Җиде сериядә башкорт риваятеннән җиде кызның бәлагә тарыган яшүсмерләргә ничек ярдәм итүе турында җиде тарих күрсәтелә. «Ышан» сериалы балаларны һәм яшүсмерләрне үз көчләренә һәм якыннарына ышанырга чакыра. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 февральдә Татарстан Милли музеенда беренче «Музыкаль пәнҗешәмбе» уза. Ул татар классик композиторы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Нәҗип Җиһановның 111 еллыгына багышлана. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Дәүләт кыллы квартеты һәм Казан консерваториясе студентлары башкаруында илебез һәм чит ил композиторларының инструменталь музыкасы яңгыраячак. «Музыкаль... Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ишегалларында кар чистарту буенча коммуналь хезмәткәрләрнең җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләмәвен тәнкыйтьләде. «Һава шартлары турында берничә сүз. Кар ява, юл коммуналь хезмәтләре бик киеренке эшли», — диде республика җитәкчесе. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең торак йортлар янындагы карны чистартуга кагылышлы мөрәҗәгатьләренең күп булуына игътибарны юнәлтте. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 елда 6 илкүләм проектны, 11 федераль программаны, 104 объектны гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Бу турыда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Татарстан Президенты матбугат хезмәте министр сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ел дәвамында объектлар исемлеге яңартылачак. Шулай итеп, 37 объектны «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашыру планлаштырыла. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Иваново шәһәрендәге Төньяк аэродромына Россия хәрби хезмәткәрләре утырган сигез самолет төште. Алар Казахстанда Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасының (ОДКБ) тынычлык урнаштыру миссиясендә катнашты. «Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасының Казахстаннан кайтучы Россия хәрбиләре утырган сигез самолет Төньяк (Иваново шәһәре) аэродромына төште», диелә Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Алданрак Төньяк аэродромына тынычлык урнаштыручылар... Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Биатлончы Эдуард Латыйпов Оберхофта карантин тәмамланганнан соң Италиянең Антхольц торак пунктында Дөнья кубогы этабында катнашырга җыена. Латыйпов Германиянең Оберхоф шәһәрендә Дөнья кубогының бишенче этабы алдыннан коронавируска тест тапшырды һәм ул уңай булды. Шулай ук бу көннәрдә Рупольдингта уза торган этапта да катнашмый. Бу хакта Россия ир-атлар җыелма командасының өлкән тренеры Юрий Каминский сүзләренә сылтама белән Матч.ТВ хәбәр итә. «Эдуардның сәламәтлеге яхшы. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «23 кеше хастаханәгә салынган, 91 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Иң күп авыру йоктыручылар Казанда (65 кеше) теркәлгән, Чаллыда 12 кеше ковид йоктырган. Биектау, Яшел Үзән, Чистай районнарында коронавирус йоктыруның биш очрагы, Буада дүрт очрагы... Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Чит илдә коронавирусның «омикрон» яңа штаммы белән авыручылар саны арта, күп кенә илләр яңа чикләү чаралары кертә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә искәртте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Теләсә нинди яңа күренеш сагайта, чөнки саклану позицияләрен дөрес төзергә кирәк, без моңа әзер булырга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Манзара» спорт һәм музыка премиясенең дипломы белән бүләкләнде. Әлеге премияне иң яхшы яктырткан өчен Энҗе Габдуллина икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бүген Казанда «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыралар.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанда татар җәмгыятенең иң мөхтәрәм кешеләрнең берсе, Саманган провинциясенең иң өлкән аксалы Камалетдин Татарга 60 яшь тулды. Ватандашлар аның турында чын ир-ат һәм ышанычлы дус буларак искә ала. Аның Әфганстан татарлары җәмгыяте үсешенә керткән өлеше бәһасез, диләр. Камалетдин 2017 елда Казанга килгән һәм Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында делегат буларак катнашкан Татар җәмгыяте вәкилләренең берсе. Ул татарларны милләт буларак... Читать дальше...
Из них 3 случая завозные, остальные контактные, 23 человека госпитализировано, 91 получает лечение на дому.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлекләре бар. Мондый хокукка ия булу өчен ир-атларның хезмәт стажы 42 елдан һәм хатын-кызларның 37 елдан ким булырга мөмкин. Ир-атка 60 яшь, ә хатын-кызга 55 яшь булган очракта түләүләр каралган. Бу хакта Г. В. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогеновага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Моннан тыш, үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында эшен югалткан кешеләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Читать дальше...
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Хач ману көннәрендә су керү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә шундый йөкләмә бирде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, гадәттәгечә, ачык сулыкларда суга керү өч көн дәвам итә һәм 19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости