Әтнәдә авыру балаларга ярдәм итү өчен «Хәйрия ярышы» оештырыла
(Әтнә, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы» ). Якшәмбе, 30 гыйнварда, Әтнәнең «Ашыт» спорт комплексында ир-егетләр арасында «Хәйрия ярышы» дип аталган волейбол уеннары уза. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итүенчә, ярышларда Әтнә, Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Кукмара районнары һәм Казан волейболчылары катнашачак. Әлеге ярышларда җыелган акча Күңгәр авылында яшәүче мөмкинлеге чикле балаларга тапшырылачак.