Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты
(Әлмәт, 16 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылды. Аны Урсала микрорайонында төзеделәр. Бикчурин урамы, 33 адресы буенча урнашкан 16нчы номерлы «Русалочка» балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча барлыкка килде. Ул 140 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Ул бюджеттан 180 миллион сумнан артык акча тотылган проектны югары бәяләде. «Бик яхшы инициатива. Балалар бакчасы уңайлы һәм заманча килеп чыкты. Читать дальше...