Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Новости за 18.02.2022

Лаеш районы Усад авылы мәчете имамы Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Кичә Казанда Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Лаеш районы Усад авылы «Ихлас» мәчете имамы Рүзил Ихсанов әлеге бәйгедә «М.Джалиль на татарском» номинациясендә I урынга лаек булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Бәйге «Татар халкының... Читать дальше...

КФУ профессоры:Атлантика циклоны Казанга февраль аенда ук март һава торышын алып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Атна ахырында Казанга Төньяк Атлантика циклоны җылылык алып килә. Якындагы ункөнлектә температура нормадан 8 градуска югары булачак. «Шимбәдән башлап яңгырлы кар, җылы һава, көньяк агымнар фаразлана. Безгә Төньяк Атлантикадан циклон килә. Без үзәге Балтыйк диңгезе өстендәге бу циклонның перифериясендә торабыз. Циклонда фронталь системалар үсеш алган. Бу февраль ахырында март һава торышы кебек була», — диде Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «СИБУР»га «ТАИФ» инвестпроектларын саклап калган өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның зур нефть химиясе предприятиеләре — «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез»да милекчеләр алмашынганнан соң зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яңа акционерлар — «СИБУР» компаниясе шулай ук социаль проектларны да саклап калган. «СИБУР» — безнең стратегик партнерыбыз, хезмәттәшлек буенча зур планнарыбыз бар. Без «Түбән Кама Нефтехим» да, «Казаноргсинтез»да, энергетика производстволарында проектлар өлешендә башлаган планнар ... Читать дальше...



Владимир Путин Донбасстан Россиягә килгән качакларга унар мең сум күчерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үз-үзләрен игълан иткән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан Россиянең Ростов өлкәсенә эвакуацияләнүчеләргә унар мең сум акча күчерергә кушты. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сүзләренчә, качакларның күпләп күчеп килүе сәбәпле, төбәккә ярдәм күрсәтү үтенече белән Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев мөрәҗәгать итте. Бу турыда ТАСС хәбәр итте. «РФ Президенты Россия Хөкүмәтенә Ростов өлкәсенә Донбасстан килгән... Читать дальше...

Әфганстан татарлары Кабулдагы имам Азам мәдрәсәсендә Коръән-хафиз булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның Кабул шәһәрендә имам Азам мәдрәсәсендә, Коръән-хафизларның чыгарылыш чарасы узды. Дини уку йортын тәмамлаган 20 кеше арасында Әфганстан татарлары җәмгыяте вәкилләре дә бар. Хафиз — бөтен Коръәнне яттан өйрәнгән кеше. Шәкертләр 11 ел дәвамында - алты яшьтән бирле белем алган. «Татар җәмгыяте өчен дини белем — ул бик мөһим. Әфганстан татарларының дүрт вәкиле — Абдулла Мөхәммәди Камсорди, Ходжатулла Әхмәди, Нәҗибулла Әхмәди һәм Мөхәммәд... Читать дальше...

Миңнеханов «Татнефть»нең эшкәртүне 2 млн тоннага арттыру мөмкинлеге турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть чималы эшкәртелгән. Шул ук вакытта республикада эшкәртү күләмнәрен арттыру өчен резервлар кала. «Татнефть» компаниясенең эшкәртүне үстерү өлкәсендәге эшен билгеләп үтмичә калдыра алмыйм. Эшкәртүне 2 млн тоннага арттырырга резерв бар, дип ышанам. Моннан тыш, «Таиф-НК» компаниясе комплексны модернизацияләүне төгәлләде. «Таиф-НК»ның икътисади һәм күләмле күрсәткечләре артырга һәм яхшырырга тиеш»... Читать дальше...

Миңнеханов «Индустрия 4.0» цифрлы компетенцияләр үзәген булдыруны тизләтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Иннополиста «Индустрия 4.0» үзәген төзүне тизләтергә кирәк. Анда Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре цифрлы икътисад төзү күнекмәләрен үзләштерә алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы статистикасын китерде. Аның буенча Татарстан предприятиеләрен цифрлаштыру дәрәҗәсе 100 баллдан 44 балл тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча республика ил буенча 27нче урында гына тора. «Цифрлаштыру югары дәрәҗәдә булган „Татнефть“... Читать дальше...

«Микулай» фильмын төшерүчеләр: Керәшен авылларындагы ихласлыкка шаккатып кайттык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» психологик этно-триллерын төшерер алдыннан кино төшерүчеләр 15 керәшен авылында булган. Бу хакта «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда «Микулай» фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова сөйләде. «Микулай»ны төшерер алдыннан, керәшеннәрне өйрәнү өчен 15 керәшен авылында булдык. Без шаккатып кайттык. Керәшеннәрнең тәртипле булуы, алар өчен гаиләнең ничек мөһим булуы, аларның бала күңелле, ачык булулары шаккаттырды. Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов: Хакимиятнең барлык органнары да бизнес үсешенә ярдәм итәргә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның иминлеге республиканың һәр предприятиесе иминлегенә бәйле, чөнки дәүләт программаларын гамәлгә ашыру җыелган салымнар күләменә бәйле. «Гомумән алганда, безнең икътисад, безнең иминлек — ул һәр предприятиенең иминлеге. Әгәр дә сез үзегезне яхшы хис итәсез икән, хезмәт хакы һәм салым түлисез икән, бездә дә барысы да яхшы булачак», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында. Читать дальше...

Мәскәүдә Муса Җәлилгә багышланган фестивальнең гала-концерты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Мәскәүдә «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивальнең гала-концерты була. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышлана. Фестиваль кысаларында Татарстанның төрле шәһәрләрендә — Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда сигез концерт узды. Концерт программалары белән Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева шөгыльләнә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестиваль төрле музыка коралларында... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшел Үзән районының рейтингын яхшырту өчен мөмкинлекләре бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы Советларының уртак утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районы җитәкчелеге эшчәнлеген бәяләп, районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен яхшырту өчен булган резервларны кулланырга чакырды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади үсеш гомуми рейтингында район ел нәтиҗәләре буенча... Читать дальше...

ЛНР һәм ДНР җитәкчеләре халыкны Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте

Azatliq.org 

Эвакуацияне алар "төбәктә киеренкелек арту" һәм Украинаның һөҗүм итәргә җыенуы белән аңлата. Украина бу гаепләүләрне кире кага. Рәсми Мәскәү эвакуация турында хәбәрдар булмавын белдерде.

Миңнеханов: Сыекландырылган газ җитештерүче ике завод, җиде КриоАЗС ачарга җыенабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда 2022 елда сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча беренче заводлар һәм шундый газ белән йөри торган машиналар өчен автозаправка станцияләре барлыкка киләчәк. Бу инфраструктура транспортны экологик чиста ягулыкка күчерүгә яңа этәргеч бирәчәк. «Бүген кысылган газ өчен генә түгел, сыекландырылган газ өчен дә инфраструктура булдыру буенча зур эш алып барыла. Без быел сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча ике завод һәм җиде... Читать дальше...

Социаль иминиятләштерү фонды башлыгы Лохановны сак астында калдыру вакытын озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Идел буе суды Татарстан Социаль иминиятләштерү фондының (ФСС) элеккеге башлыгы Павел Лохановка арестны озайтты. Ул 18 мартка кадәр тикшерү изоляторында калачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына аның адвокаты Павел Мазуренко хәбәр иткәнчә, яклау ягы җәза чарасын йомшартуны — йорт арестына алыштыруны сораган. Адвокатлар гаепләнүченең уңай характеристикаларын, шулай ук Лохановның туганнарының сәламәтлеге торышы һәм балигъ булмаган биш баласы булу турында белешмәләр тапшырды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Skills» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген тантаналы чарада «Алабуга-Skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара «Алабуга Политех» мәгариф үзәге мәйданчыгында узды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс 7-11 февраль көннәрендә Алабугада узды. Татарстанның 22 районыннан 81 предприятиедән 220 кеше гариза биргән. Конкурста предприятиедә һәм учреждениедә эшләүче 18 яшьтән өлкәнрәк 178 хезмәткәр катнашты. Читать дальше...

Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә мөһаҗирлеге турында китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 18 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә күченүләре турында «Сөембикәнең күз яшьләре: Идел-Урал төркиләренең Көнчыгыш Азиягә күченүләре» дип аталган китап дөнья күрде. Аның авторы — Анкара университеты япон теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Мәртхан Дүндар. Төрек галиме әсәрдә Идел-Урал төбәгендәге татар-башкортларның Ерак Көнчыгыш илләренә күченү тарихын һәм сәбәпләрен тәфсилләп яктырткан.Татарлар турында тарихи һәм гомуми мәгълүматлар китергән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Rss.plus
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24




РИА Новости: информация об эвакуации в аэропорту Внуково недостоверна

Андрей Воробьев: «День добрых дел» объединил учащихся Подмосковья

Проекты из Коми победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023

Планы на выходные 28 апреля – 1 мая: майские праздники и вечеринки




Биектауда фура һәм биш автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Биектауда фура һәм биш җиңел автомобиль бәрелешкән. Шаһитлар әлеге аварияне видеога төшергән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, биш җиңел машина светофорда торган. Фура туктый алмаган һәм басып торган автомобильләргә бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике бала зыян күргән. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

Камилә Вәлиева һәм Россия призерларының барысы да дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пекинда Олимпиадада Россия призерлары, шулай ук аларның остазлары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. РИА Новости Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Олимпия призерларыннан кала дәүләт бүләген хатын-кызлар арасында ялгыз шууда дүртенче урын алган фигуралы шуучы Камилә Вәлиева да алачак. «Олимпия уеннарында барлык җиңүчеләрне, призерларны, аларның тренерларын Дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр», диелгән Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Катар журналында Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Катарда «Адьян» фәнни журналының соңгы санында (гыйнвар, 2022 ел) Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге директоры, теология докторы Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты. Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Адьян» журналы Катарда чыга. Аны елына ике тапкыр гарәп һәм инглиз телләрендә Доха шәһәре (DICID) халыкара динара диалог үзәге нәшер итә. Читать дальше...

«Микулай» фильмын эшләп бетерү өчен акча җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» фильмын төшерүчеләр кинокартинанытөгәлләп бетерү өчен краунфандинг платформасында акча җыя. Фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай сүзләренчә, команда хәзерге вакытта фильмны монтажлау белән шөгыльләнә һәм акча эзли. Бу хакта ул «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда әйтте. «Фильмны әҗәткә төшердек дисәк була, чөнки сентябрь аенда, картинаны төшергән вакытта, акчабыз юк иде. Кешеләр белән сөйләшеп, аңлашып 3-4 ай эшләдек. Бер атна элек... Читать дальше...



Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: С 28 апреля до 12 мая городские службы будут работать в усиленном режиме



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

Блогерша Алена Водонаева заявила, что ей нравится сын рэпера Джигана




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Над Соловьёво поднят российский флаг, штурмовые группы ВС России замечены на окраинах Архангельского



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России