Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Новости за 04.02.2022

Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул — Илдар Зөфәр улы Әхмәтҗанов. Илдар Әхмәтҗанов 1982 елның 16 сентябрендә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туган. 2004-2006 елларда Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итә. 2011 елда Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалын тәмамлый, юриспруденция белгечлеге буенча юрист һөнәре ала. Эчке эшләр органнарында хезмәткә 2006 елда керешә. Бу хакта Түбән... Читать дальше...

Татарстан мөфтияте Россиянең Азия өлеше мөселманнарына китаплар җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Урал, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер мөселманнарына китаплар җибәрде. Җыентыклар мөфти шәех Нәфигулла хәзрәт Ашировның үтенече буенча юлланды. 500 данә Коръән китабы һәм 1000 данә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты. Басмалар «Хозур» нәшрият йортында басылып чыккан. Мәгълүм булганча, 2020 елның декабрендә... Читать дальше...



Казанда балалар өчен Идел буе робототехника фестивале үткәрергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 2022 елның 27 февралендә Казанда «Робосабантуй-2022» Идел буе балалар робототехника фестивале үткәрү планлаштырыла. «Робосабантуй — 2022» фестивалендә 6-12 яшьлек балалар катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Фестиваль мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар арасында фәнни-техник иҗатны популярлаштыру; робот техникасы һәм мәгълүмати технологияләр белән тотрыклы һәм тирән кызыксыну формалаштыру; талантларга ярдәм итү программасына кертү... Читать дальше...

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре цифрлы трансформация буенча курслар узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Цифрлаштыру елында Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүче 200 меңгә якын хезмәткәр цифрлы трансформация буенча курслар узачак. Бу хакта республиканың финанслар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстанда күп функцияле үзәкләрнең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. «Бюджет өлкәсендә эшләүче 200 меңгә якын хезмәткәребез бар. Ел дәвамында алар укулар узачак. Хакимият узган бик сыйфатлы һәм кызыклы курс бар. Ул цифрлы трансформациягә багышланган һәм нәрсә ул платформа... Читать дальше...

Анна Попова «омикрон» таралуның бераз кимүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова коронавирусның «омикрон» штаммын йоктыру темпларының Россиядә генә түгел, Европаның кайбер илләрендә дә бераз акрынаюын әйтте. Хәлнең алга таба үзгәрүен белгечләр күзәтәчәк, дип белдерде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости «Россия 24» каналына сылтама белән хәбәр итә. «Үсеш динамикасы, һәм, әйтик, „омикрон“ штаммының таралуы бераз акрынайды... Читать дальше...

Чаллының танылган архитекторы Наил Шаһиев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда 70 нче яшендә танылган архитектор һәм «Энергогражданпроект» проектлаштыру идарәсе җәмгыяте җитәкчесе Наил Шаһиев вафат булган. Бүген аны җирләү мәрәсиме узган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. Наил Шаһиев 1952 елда Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы Әсәй авылында туа. 1974 елда «Архитектура» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. «Приморгражданпроект» проект институтында эшли, Владивосток, Уссурийск, Находка... Читать дальше...

Миңнеханов: Дәүләт заказында эшчеләрнең конкурентлы хезмәт хакы исәпкә алынырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт заказында эшчеләрнең конкурентлы хезмәт хакы исәпкә алынырга тиеш, дип саный. Мондый фикерне бүген республика җитәкчесе журналистларга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашу нәтиҗәләрен шәрехләп әйтте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мантуров белән сөйләшүләр барышында «көн кадагындагы мәсьәләләр» буенча фикер алышканнар. «Ул безне ишетте», — диде Татарстан Президенты. Читать дальше...



Татарстанда 2021 елда онкология авыруларының рекордлы саны ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 2021 елда табиблар онкология чире тапкан кешеләр саны буенча рекорд куелган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде. «Ачыклану буенча саннар тарихи максимумга җитте — 100 мең кешегә 430 очрак», — дип билгеләп үтте спикер. Эдуард Нагуманов 2020 елда халыкка диспансеризация туктатылу сәбәпле, халык онкология хезмәтенә кадәр барып җитмәде... Читать дальше...

Күп функцияле үзәкләргә документларның электрон архивын төзү бурычы куела

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстандагы күп функцияле үзәкләрнең мөһим миссиясе — хакимият органнары һәм гражданнар өчен электрон документлар архивын булдыру. Бу документларны җыюны шактый гадиләштерәчәк һәм хезмәт күрсәтү процедурасын тизләтәчәк. Бу турыда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстандагы күп функцияле үзәкләрнең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. «Татарстанда күп функцияле үзәкләр челтәре үсә. Хәзер алар елына 7 миллион хезмәт күрсәтә. Читать дальше...

На сегодняшний день в Нурлатском районе число заболевших коронавирусом составляет 527 человек

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В целях обеспечения охраны здоровья населения и предупреждения распространения новой коронавирусной инфекции (COVID-19) с текущей недели Министерством здравоохранения РТ вводятся временные ограничительные мероприятия по приёму больных в учреждениях здравоохранения.

Мантуров: Ту-160М самолетын Оборона министрлыгына беренче ярты еллыкта тапшырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Яңа Ту-160М стратегик бомбардировщигы, сынау үткәрү өчен, хәрбиләргә беренче яртыеллык ахырына кадәр тапшырылачак. Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казан Кремлендә журналистларга шулай дип белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның Ту-160 самолетын җитештерүне яңадан торгызу буенча кабул ителгән карары вакытлы булган. Мантуров бу бурычның Татарстан Республикасы Президенты катнашында иң кыска вакыт эчендә хәл ителүен әйтте. Читать дальше...

Татарстанда торак пунктларның милли телләрдә хатасыз язылган исемнәрен барлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли телләрендә торак пунктларның атамалары хатасыз язылган белешмәләр җыялар. Бу хакта бүген «ТР Пространство белешмәләре фонды» оештырган киңәшмәдә сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайты. «Киңәшмәдә территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның... Читать дальше...

Татарстанда QR-кодларны гамәлдән чыгару һәм яңа Covid-чикләүләр кертү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләр гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Без QR-кодларны гамәлдән чыгаруның кирәклеген күрмибез. Вакцинация үзенең нәтиҗәлелеген раслый. Бустерлы эффектны саклау өчен... Читать дальше...

Уважаемые телезрители!

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В связи с техническими причинами (авария на “Таттелекоме”) сегодня эфирное вещание отменяется. Информационный выпуск “Хәбәрләр-Вести” и трансляция музыкальной программы переносится на 5 февраля.

Татарстанда җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү фонды булдырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Игелек-Доброта» дип аталачак җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү Республика фонды оештырыла. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Яңа оешманың максаты — «җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә, Татарстан Республикасы халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга ярдәм итү, шулай ук төбәкнең фәнни, мәдәни, интеллектуаль һәм туристлык потенциалын үстерү», диелә документта. Фондны гамәлгә кую эшен һәм вәкаләтләрен... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала





Rss.plus
ЦСКА

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ




Михаил Кокляев провёл разминку для гостей выставки «Россия»

В Екатеринбурге пройдет благотворительный забег Ural Legal Run

Музей-заповедник «Царицыно» заявил об открытии летнего сезона 1 мая

"Хватит нас эксплуатировать": мигранты подались в Европу из России, где их не ценят




Чаллыда тагын бер баланың ачык люкка егылып төшүенә бәйле тикшерү эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда кыз баланың ачык люкка егылып төшүе белән бәйле рәвештә тикшерү эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Аяныч хәл бүген Чаллының 65нче комплексында килеп чыга. Кыз бала ачык люкка егылып төшә. Аңа янәшәсендәге сыйныфташлары ярдәмгә килгән.

Полиция хезмәткәрләре такси пассажирына газ баллоны белән һөҗүм итүчене тоткарлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Гладилов урамында 2 февраль төнендә BMW автомобилен йөртүче такси янына килеп, машинадагы пассажирның күзенә аэрозоль сиптергән һәм вакыйга урыныннан качкан. Полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүче 26 яшьлек ир-атны тапты, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 27 яшьлек пассажирның ике күзе дә зарарланган — мөгез катламы пешкән, диелә хәбәрдә.

Миңнеханов һәм Мантуров «Химград» резидентларының җитештерү мәйданнарын карадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Химград» технополисында булдылар, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Исегезгә төшерәбез, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш визиты белән килгән иде. «Химград» технополисы — гомуми мәйданы 131 гектар булган заманча индустриаль химия паркы. Читать дальше...

Галимова: Татарстанның барлык сырхауханәләре ял көннәрендә эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның барлык сырхауханәләре ял көннәрендә эшләячәк. Мондый карарны Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб кабул иткән. Әлеге хәбәрне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде. Республиканың Министрлар Кабинетында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева рәислегендә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе... Читать дальше...



Москва

Что можно отметить в этот день


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва взяла Гран-при премии «Умный город» за цифровизацию горхозяйства



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Валерий Гергиев

Оркестр Мариинского театра под управлением Валерия Гергиева выступил в Нижнем Новгороде




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Собянин поздравил работников скорой помощи с профессиональным праздником



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России