Актанышның иң яхшы боз бораулаучылары билгеле булды
(Актаныш, 26 февраль, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Кыш көне балык тоту өчен бозны тишү зур тырышлык таләп итә. «Алтын бәке»нең төп ярышыннан тыш, Идел бозын бораулаучылар көчләрен сынады. Бу ярышта Киров җирлегеннән Илфак Сибгатуллин, Яңа Кормаш якларыннан Назыйм Миркасыймов, Актаныштан Рәвил Акмаловка тиңнәр табылмады. Чараның ахырында аларны бүләкләделәр һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Бүген Иске Идел буена килгән һәрбер кеше шимбә ялын күңелле һәм файдалы үткәрде.