Әгерҗедә Ватаныннан читтә бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
(Әгерҗе, 15 февраль, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Бүген, 15 февральдә, Әгерҗедәге яңа мемориаль комплекста үз Ватаныннан читтә интернациональ бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистлар истәлегенә митинг булды. Якташларын искә алырга район башлыгы Азат Вәлиев, аның урынбасары Илфат Ямалиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, «Хәрби туганлык» район бүлекчәсендә катнашучылар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, яшь армиячеләр һәм «Форпост» үзәге активистлары килде. «Хөрмәтле ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар! Читать дальше...