Арча район Советының утырышында 2021 елга нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга план билгеләнде
(Арча, 21 февраль, «Татар-информ», «Арча-информ» , Ильяс Фәттахов). 21 февральдә Арча район Советының чираттагы 15нче утырышы булды. Утырышта Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев «Арча районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары, 2022 елга бурычлар турында» чыгыш ясады. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Кәлимуллин, Лотфулла Шәфигуллин катнашты. Читать дальше...