Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Новости за 17.02.2022

Түбән Кама янгын сүндерүчесенә «Янгында батырлык өчен» медале тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Чуприян Федераль янгынга каршы хезмәтнең Түбән Кама филиалы отряды башлыгы урынбасары Андрей Батюшевка «Янгында батырлык өчен» медален тапшырды. «Янгында батырлык өчен» медале янгын сүндерүчеләр арасында хезмәттә иң дәрәҗәле аерымлык тамгаларының берсе булып санала. Медаль белән бүләкләү турындагы боерыкны Россия Президенты шәхсән үзе имзалый. Читать дальше...

IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә оештырыла. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Җәлил укулары» бәйгесенең уңышлы проект булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, быел бәйгедә Россиянең 38 төбәгеннән, җиде чит илдән кырык ике меңнән артык эш катнашкан. Читать дальше...



Миңнеханов кайбер район башлыкларын бизнеска ярдәмне аз күрсәтүләре өчен тәнкыйтьләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәмне аз күрсәткән районнарны атады. Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән начар шөгыльләнүче районнар бар, ә муниципаль сәнәгать парклары резидентлары тиешле ярдәм чараларын ала алмый. Бу җитешсезлекләрне анализларга һәм эштә исәпкә алырга кирәк, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Икътисад министрлыгы коллегиясендә. «Башлыклар эшенең нәтиҗәлелеге инвестицияләр җәлеп итү... Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә. Төнлә 15-17 м/с, көндез аның тизлеге 16-21 м/с тәшкил итәчәк. Һава торышы болытлы, аязучан булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез көнбатыш районнарда бераз кар явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнлә һава температурасы -4...-9 градуска кадәр, урыны белән -14 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 0...-5 градуска кадәр көтелә.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан предприятиеләренең табышы республикада калырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан предприятиеләре алган табыш республиканың җитештерү базасын үстерүгә юнәлдерелергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Икътисад министрлыгы коллегиясендә шундый бурыч куйды. «Узган елның нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан якынча 650 миллиард сум күләмендә табыш алынды. Предприятиеләребезнең җитәкчеләренә һәм милекчеләренә мөрәҗәгать итәм — бу финанс ресурслары Татарстанда калырга... Читать дальше...

Чаллыда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына Россиякүләм көрәш турниры узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). 2022 елның 26 мартында Яр Чаллы шәһәрендә мөселманнар арасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турнир үтәчәк. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйге 13нче тапкыр Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла. Быел көрәштә командалар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогы, ә... Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан икътисады үсешен 2022 елда кимендә 3,6 процент итү бурычын куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда 2021 елда икътисадның тернәкләнү үсеше 3,8 процент булган, тулай төбәк продукты күләме 3,3 триллион сумны тәшкил иткән. Хәзер тупланган динамиканы ныгыту мөһим, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Икътисад министрлыгы коллегиясендә. «Агымдагы елга планнар җитди — 103,6 проценттан да кимрәк түгел. Бу безнең минимум, чөнки безнең стратегия — 2030 елга 5 триллион сум күләмендә тулай төбәк продуктына чыгу», — диде Татарстан җитәкчесе. Читать дальше...



Путин россиялеләрнең реаль керемнәрен арттырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның реаль керемнәрен 2,5 проценттан да ким булмаган күләмдә арттырырга кирәклеген белдерде. Дәүләт башлыгы әлеге йөкләмәне икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә ясаган чыгышында яңгыратты. «Хөкүмәт алдына мондый ориентирлар куелган инде, һәм бу бурычны һичшиксез хәл итәргә кирәк», — дип, аның сүзләрен китерә Кремльнең матбугат хезмәте. Путин сүзләренчә, россиялеләрнең керемнәре арту бары тик социаль ярдәмгә генә нигезләнергә тиеш түгел. Читать дальше...

«Син көчле, син булдырасың»: Алинә Заһитова Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пхенчханда фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы булган Алинә Заһитова Пекинда узган 2022 елгы  Олимпиадада дүртенче урын яулаган Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде.  «Камилә, бу Олимпия уеннарында син күпне кичердең. Син көчле, син булдырачаксың», — дип язды Заһитова Instagram сәхифәсендәге сторизында. Искәртеп үтик, Казан кызы Камилә Вәлиева, ирекле программада берничә хата ясап, Пекиндагы Олимпиадада дүртенче урынны алды. Алтын медальне ... Читать дальше...

ЮХИДИ хезмәте машина йөртүчеләрне җомга һәм ял көннәрендә юлларда сак булырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразлаганча, бу җомгада, шулай ук ял көннәрендә Татарстан территориясендә кар, буран һәм юлларда бозлавык көтелә. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юлда куркынычсызлыкның төп чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләргә максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итү зарур. Авто салонында барысы да иминлек каешын эләктергән булырга тиеш. Балаларны алгы утыргычта — 12 яшькә кадәр, арткы... Читать дальше...

Төлке, куян һәм әтәч әкияте

Tatobzor.ru (Казань) 

Төлке, Куян һәм Әтәч| Лиса, заяц и петух русская народная сказка (на татарском и русском). Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар. Матур яз җиткән—Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.… Далее

Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Ренат Исламовка «Рухи бердәмлек өчен» медале бирелде. Бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мәгариф һәм фән эшләре буенча урынбасары, Мәскәү ислам университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Ренат Исламовны 35 яшь тулган көне белән котлап, аны «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.  «Озак еллар намуслы хезмәте... Читать дальше...

«Сәләт»кә соңгы өч көндә ковидлы кеше белән аралашмаган балаларны гына алачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Җәйге каникулларда эшли торган «Сәләт» аланнарына балаларны сәламәт булу турындагы белешмәләр белән генә кертәчәкләр. Булачак сәлкешләрнең соңгы өч көндә ковидлы кеше белән аралашмавын раслый торган документы булырга тиеш. Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова «Татар-информ» журналистына әйтте. «Җәйге ялларын бездә уздырырга теләүче балалар сәламәт булуларын дәлилли торган махсус медицина белешмәләре белән киләчәк. Читать дальше...

Казанда Галимҗан Барудиның 165 еллыгына яңа китап дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның хезмәте хәзерге заман татар теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап хәдисләр җыентыгы булып тора һәм Казанның «Иман» нәшриятында «Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап» исеме белән басылды. Оригиналь хезмәт үзе өч китаптан тора. Хезмәт Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре... Читать дальше...

Россиядә бер атна эчендә ковидтан савыгучылар саны авыручылар саныннан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Соңгы җиде көндә Россиядә беренче тапкыр коронавирустан савыгучылар саны авыруны яңа йоктыру очракларыннан артып китте. Федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, тәүлек эчендә 185 082 кеше тулысынча савыккан, ә Covid-19 белән авыручы яңа пациентларның саны 180 622 булган. Шулай ук хастаханәгә салуларның саны 16 февраль белән чагыштырганда (1890 кеше) 7,6 процентка кимегән. Коронавирус белән авыручыларның иң күбе - Санкт-Петербургта (16 595), Мәскәүдә... Читать дальше...

«Черек күл» паркында Вәлиевага теләктәшлек йөзеннән Казан фигуристлары чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев).  Бүген Казанның «Черек күл» паркында Россия фигуристкасы Камилә Вәлиевага теләктәшлек йөзеннән флешмоб узды. Вәлиеваның Олимпиадада ирекле программадагы чыгышы башланганчы үзебезнең ялгыз һәм синхрон шуучы фигуристкаларыбыз чыгыш ясады. Чара шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты тарафыннан оештырылды, дип хәбәр ителә. Аннан алдарак Казан урамнарында Татарстан башкаласында туып-үскән 15 яшьлек кызның фотосурәтләре төшерелгән һәм аңа теләктәшлек... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар арасында волейбол ярышларын үткәрү тәкъдимен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Укытучылар арасында волейбол ярышларын оештыру турындагы тәкъдимне Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасының Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин хуплады. Берничә мәктәпнең инициативасы федерация президиумы утырышында яңгырады, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте. «Бу кызыклы инициатива игътибарга һәм ярдәмгә лаек. Һичшиксез, безнең федерация массакүләм волейболны үстерү белән кызыксына. Укытучыларның волейбол... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «7 хитов И.С.Баха» в Эрмитажном театре





Rss.plus
ВДНХ

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ




Что можно отметить в этот день

Продолжается реализация квартир в лучшем ЖК у моря по версии Crimea Development Awards

Как Владимир Кузьмин умудрился трижды сыграть свадьбу с одной женщиной

Пионеры Герои. Георгий Алексеевич Артёменков




Камилә Вәлиева Олимпиадада ялгыз шуу буенча ирекле программада дүртенче урынга чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Россия фигуралы шуу остасы Анна Щербакова Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча ирекле программада җиңү яулады. Шул рәвешле, ул шәхси зачетта Пекин Олимпиадасы чемпионы булды. Щербакова барлык элементларны да бернинди хатасыз башкарды һәм аның йомгаклау баллы 255,95 булды.  Россия фигуристлары шуу нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны яулый алмады. Икенче урында —  Александра Трусова. Ул үзенең биш дүртәрле сикереш булган... Читать дальше...

Касыйм шәһәрендә Хан мәчетен төзекләндерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә реставрация эшләре башланачак. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты рәисе-җитәкчесе урынбасары Илдар Нариманов һәм Касыйм шәһәре округы администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Андреева белән очрашып, Россия халыкларының Касыйм шәһәрендәге федераль әһәмияткә ия өч объектында реставрация эшләре турында сөйләште. Әлеге объектлар — Хан мәчете һәм мөселман өммәтеннән... Читать дальше...

Лукашенка Беларуста Русия гаскәрләре "күпме кирәк шулкадәр торачак" диде

Azatliq.org 

Шул ук вакытта кичә Беларусның тышкы эшләр министры Владимир Макей хәрби күнегүләр төгәлләнгәннән соң, Беларуста Русиянең бер генә хәрбие дә һәм бер генә берәмлек техникасы да калмаячак дигән иде.

Чаллыдагы сквер энергетик Рәфыйк Айсин исемен йөртәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда депутатлар топонимика буенча комиссиянең шәһәрнең кайбер объектларына исем бирү турындагы тәкъдимнәрен раслады. ГЭС бистәсендәге Гидротөзүчеләр урамы белән Ямашев бульвары чатында урнашкан скверга Түбән Кама ГЭСының элеккеге директоры Рәфыйк Айсин исемен бирергә тәкъдим ителә. Бу хакта «Челнинские известия» яза. Рәфыйк Гыйльметдин улы 1947 елда Каракалпакиядә туган. Мәскәү энергетика институтын тәмамлаганнан соң Красноярск, Нурек, Токтогуль  ГЭСларында эшли. Читать дальше...



Москва

Спецвыпуск журнала «Стратегии развития» посвященный героям Великой Отечественной войны и Специальной военной операции


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин заявил о победе столичных проектов на премии «Умный город»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России