Азнакайның «Бәхет» ансамбле Гран-прига лаек булды
(Азнакай, 23 февраль, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). «Сандугач сайрар илем» XXV төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивале яңадан-яңа талантлар ачуын дәвам итә. Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт мәдәният йортында аның «Вокал. Ансамбльләр» номинациясе буенча бәйгесе узды. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Бәхет» вокаль ансамбле Гран-прига лаек булды. Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге «Юлдаш» вокаль ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.