«Итекле хоккей» ярышында Саба командасы җиңү яулады
(Саба, 6 февраль, «Татар-информ», « Саба таңнары »). Мамадышта «итекле хоккей» ярышында җиңүче ачыкланды. Быел «SUNNYФЕСТ» кубогын Саба хоккейчылары алды. Ярышлар «SUNNYФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале кысаларында узды.