Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Новости за 19.02.2022

Түбән Кама шәһәрендә «Халкыбыз хәзинәсе» татар мәдәнияте фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында фестивальгә килгән кунакларны фойеда татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган, кул эшләнмәләре, милли ризыклары тәкъдим ителгән күргәзмә каршы алды. «Халкыбыз хәзинәсе» фестиваленә килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Казан кунаклары күргәзмә барышы белән танышты. Данис Шакиров фестивальдә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының... Читать дальше...

Азнакай укучылары шәһәрне кардан чистартуда булыша

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 19 февраль, «Татар-информ», «Маяк », Резидә Шәрипова). Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданына «кар десанты» төште. Барлык мәктәпләрдән укучылар көрәкләр белән кар көрәргә килде. «Бу безнең беренче өмә генә түгел. Торак-коммуналь хуҗалыгы компанияләренә, территориаль иҗтимагый үзидарәләргә ярдәм иттек. Бүген 100дән артык укучы катнаша. Бу аларның сәламәтлегенә дә, шәһәр өчен дә файдага гына. Саф һавада, беразга булса да гаджетлардан да аерылып торырлар», — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова.

Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге VIII республика конференциясе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Әтнә районының Комыргуҗа авылы мәктәбендә оештырылды. Эпидемиологик вазгыятьне исәптә тотып, ул быел онлайн форматта уза. Чарада Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм... Читать дальше...



Яңа Чишмә районында калфак тегү буенча остаханәдә кызлар уникаль күнекмәләр алды

Tatar-inform.tatar 

(Яңа Чишмә, 19 февраль, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре» ). Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылы мәдәният йортында Пушкин картасы буенча укучылар өчен татар хатын — кызларының милли баш киеме-калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде. Кызлар татар мәдәниятен саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру өчен уникаль күнекмәләр алды. Остаханә милли гореф-гадәтләрнең нигезендә ятучы милли, әхлакый сыйфатларны саклап калу өчен оештырыла. Тегү һәм чигү осталары ак калфаклы кызларыбыз Гарифуллина Гөлзидә... Читать дальше...

Казан мэриясе шәһәр мәдәният йортларында татар балалар театр студияләре ачарга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан мэриясе шәһәр мәдәният сарайларының һәрберсендә татар балалар театр студиясе ачырга ниятли. «Беренче шундый студия „Сәйдәш“ мәдәният сараенда ачыла. Ул матур гына эшләп китсә, алдагы елларда башкаларында да ачар идек», — диде Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Бер елдан, мәсәлән, Ленин исемендәге мәдәният сараенда ачарга мөмкин, Аннары башкаларында ачарга да ният бар», — ди ул. Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш»... Читать дальше...



Башкорт Википедиясендә 60 мең язма тупланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Башкорт Википедиясендәге язмалар саны 60 мең булган. Башкорт Википедиясе волонтерлары Халыкара туган тел көненә багышланган чираттагы ачык чара үткәргән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. 2005 елның апрелендә билгесез автор-волонтер башкорт телендә Википедиягә мәкалә яза. Ул «Башкортстан» дип атала. Нәкъ менә шушы беренче мәкаләдән Википедиянең башкорт телле бүлеге үз тарихын башлый. Бүген бу мәкалә 118 телгә тәрҗемә ителгән. Башкорт Википедиясе дөньяның гамәлдәге 300 бүлеге арасында беренче йөзлеккә керә. Читать дальше...

Казанда суүткәргечтәге аварияне бетерделәр һәм 18 йортка су бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Идел буе районындагы күп фатирлы 18 торак йортка су бирелә башлаган. Су бирү торбадагы авария аркасында туктатылган иде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Өйләргә су 11.50 сәгатьтә бирелгән. Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы суүткәргечтәге авария аркасында 12 меңгә якын кеше яшәгән 18 йортның сусыз калуын хәбәр иткән иде.

Казан янындагы М 7 трассасында берьюлы ике юл һәлакәте булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика аша узучы М 7 трассасының Питрәч районы өлешендә кыска гына вакытта бер-бер артлы ике юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләгәнчә, ким дигәндә ике йөк машинасы, Haval автомобиле һәм Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әлегә бер зыян күрүче турында хәбәр итә. Ул – 70-80 яшьләрендәге ир-ат.

Самарада борынгы мәчетне реконструкцияләүне язга тәмамларга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»).16 февральдә Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров төбәк башкаласындагы тарихи мәчетне реконструкцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргән. Киңәшмәдә губерна мөселманнарының Диния нәзарәте һәм бизнес вәкилләре дә катнашкан. Бу хакта Самара татарлары сайты яза. Самарадагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Совет власте елларында биредә балалар бакчасы урнаша. Ә 17 ел элек мәчет дин тотучыларга кире кайтарыла. Мәдәни... Читать дальше...

Дуслык йортында Туган тел көненә концерт узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты концерт программасын тәкъдим итәчәк. Татарстанның Мәдәният министрлыгы белдергәнчә, Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концерт залында республикада яшәүче халыкларның җыр һәм бию традицияләрен тәкъдим итүче иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак. Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «МираЅ» инструменталь ансамбле дә катнаша. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында биш үлем очрагы теркәлгән. 1933, 1970, 1973 елларда туган өч ир-ат, һәм 1939 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар үлде, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Пандемия башланганнан бирле Covid-19 1688 татарстанлының үлеменә сәбәпче булган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә 3,5 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 3463 очрагы ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында 409 бала да бар, дип белдерделәр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. «333 кеше хастаханәгә салынган, 3130 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Авыручыларның иң күбесе Казанда ачыкланган — 1118 очрак, аннан соң Чаллы — 475, Түбән Кама районында - 297 очрак. Гомумән алганда, пациентлар Татарстанның 44 районында теркәлгән. Пандемия вакытында... Читать дальше...

Татар театр студиясе Казан балаларын кастингка чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Апуш» балалар театр студиясе ачыла. 26-27 февральдә укучы балалар кастингка чакырыла. «Биредә балалар үзләрен профессиональ һәм иҗади планда ача алачак. Студиядә шөгыльләнү түләсез», дип хәбәр итә Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге. Балалар белән Камал театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Кариев театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина һәм башкалар шөгыльләнәчәк. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Дуслык кубогы» турнирында катнашучы дин әһелләрен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дуслык кубогы» хоккей турниры матчында булды. Әлеге ярышлар төрле конфессия вәкилләре арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. «Дуслык кубогы»нда кызыклы уен. Дәрәҗәсе — Олимпиянеке кебек. Әмма иң мөһиме — дуслык. Турнирда православие динендәгелә һәм мөселманнар катнаша, быел аңа хәрби хезмәткәрләрнең командалары да кушылды. Бу турнирны традицион рәвештә уздырачакбыз»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Баста

Поклонник Басты сделал предложение девушке на концерте рэпера в Новосибирске





Rss.plus
Спартак

«Спартак» лидирует по очкам с командами из первой половины РПЛ




«День добрых дел» прошел во всех муниципалитетах Подмосковья

SHOT: в столичной клинике IQ Plastique пациентов оперировали хирурги без образования

СКФО. В СКФО могут оформить назначение пенсии дистанционно

Нидерландский журналист: по логике Промес не должен избежать экстрадиции




Татарстан Төзелеш министрлыгы җылылык өчен түләүнең арту сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2022 елның гыйнварында һәм 2021 елның декабрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүне анализлады. Хокук бозу очраклары ачыкланмады, дип сөйләде ведомство башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Айзатуллин аңлатканча, түләүләр үзгәрүгә гыйнвар аенда салкынрак һава торышы һәм җылылык энергиясен куллану күләменең артуы сәбәп булган. «Җылылык өчен түләүләрнең... Читать дальше...

Новокузнецк шәһәрендә Илһам Шакиров истәлегенә багышланган кичә узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең Татар автономиясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган чара уздырылган. Бөек җырчыны искә алу кичәсен «Ак калфак-Нур» коллективы оештырган. Бу хакта  Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.  Кунаклар артист турындагы хатирәләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә. Кичәдә «Нур» ансамбле солисткасы Зөлфия Солтанова, Междуреченск шәһәренең «Сандугач» ансамбле җырчысы Илһамия Козлова Илһам Шакировның җырларын башкарган. Читать дальше...

Гинцбург назаль вакцинадан соң «Спутник V» ясатыргамы-юкмы икәнен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»).  Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург борынга тамыза торган вакцинадан соң өстәмә прививканы кайсы очракта кулланырга кирәклеген әйтте. Әгәр борынга тамыза торган вакцина коронавирус инфекциясеннән 100 процентка сакласа, аны «Спутник V» белән бергә кулланмаска мөмкин. Әмма нәтиҗәлелеге 70-80 процент дәрәҗәсендә генә булса, ике препаратны да кулланырга кирәк булачак. Бу хакта, Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә. Читать дальше...

Пенза өлкәсе мөселманнары арасында волейбол ярышлары узган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә эшләүче мәчетләр арасында волейбол ярышы оештырылган. 2022 елның 13 февралендә Городище районының Урта Әләзән авылындагы «Нур» физкультура-сәламәтләндерү комплексында волейбол буенча чемпионат кубогы узган. Чара Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән, Идел буе Болгар дәүләтендәге халыкларның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...



Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: в Москве начался сезон фонтанов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Желдорреммаш

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Подключение системы отопления в Московской области



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России