Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Новости за 07.02.2022

Лениногорск районының Шөгер мәктәбе укучылары биолабораториядә эшли

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 7 февраль, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Узган елда яңа уку елыннан Лениногорск районының Шөгер авылындагы В.П.Чкалов исемендәге мәктәбендә «Татнефть» биолабораториясе ачылды. Ул республиканың көньяк-көнчыгышындагы сигезенчесе булды. Узган елның июлендә Лениногорскида «Татнефть» Иҗтимагый советында Татарстан нефтенең туган җирендә укучыларга лаборатория ачу тәкъдиме булды. Ике айдан соң Шөгер мәктәбе укучылары нефтьчеләрдән бүләк итеп заманча биология кабинеты алды. Ул интерактив такталар белән җиһазландырылган... Читать дальше...

Казанда чистартылмаган парковка аркасында атыш оештырган ирне тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Салмачи бистәсендә күршеләр низагының видеосы пәйда булды. Әлеге ызгыш 2-нче Яшел урамындагы чистартылмаган парковка сәбәпле килеп чыга. Нәтиҗәдә, ир-ат пистолетка охшаган предмет алып, күрше хатын-кызның автомобиленә таба ата. Ә аннан соң ул ау мылтыгыннан һавага төбәп ата башлый. Низаг килеп чыккан урынга килгән полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлый. Аның «Вепрь» ау мылтыгы һәм пистолетка охшаган предмет тартып алына... Читать дальше...

Татарстан Президенты Данил Садриевны Олимпиаданың команда көмеш медале белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск егете Данил Садриевны Пекиндагы олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча катнаш команда турнирында көмеш медаль яулавы белән котлады. Котлау адресының тексты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагында бар. «Татарстан спорт сөючеләре исеменнән, шәхсән үз исемемнән сине Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада искиткеч казанышың белән котлыйм. Россия командасының синең катнашыңда яуланган көмеш медале аеруча кыйммәтле... Читать дальше...



Камил Исхаков ничек итеп оныгы белән адашлар булганын сөйләде

Tatar-inform.tatar 

— Оныклар Америкада яши минем. Өч оныгым шунда. Кызым Альбинаның олысы кызы, аннары малай, аннары тагын кыз. Малае Камил Исхаков исемле булды. Кызым кияүгә чыккач, кияү белән фамилия турында сөйләшкәннәр. Кияү «минеке кирәкми, Сафиулин фамилиясе бер генә „л“ белән язылган минем» дигән. Үз фамилиясен яратмый иде. Ул Альбинага үз фамилияңдә кал, балалар да синең фамилияңдә калсын дигән. Менә шулай, миңа багышлап, минем исемне бирделәр. Бүген Камилгә җиде яшь. Ул бөтен яктан миңа ошаган, — дип сөйләде Камил Исхаков. Читать дальше...

Миңнеханов: Бер методика белән генә булышып булмый, телне өйрәнү теләге булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты телне өйрәнү өчен теләк булырга тиешлеген әйтте. Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның башка телләрен өйрәнүне популярлаштырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында яшь галимнәр белән очрашуда хәбәр итте. «Бу безнең өчен иң авырткан тема. Татар теле генә түгел, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр дә бик мөһим. Аңлашыла ки... Читать дальше...

Ркаил Зәйдулла балалар әдәбиятын үстермәсәк алга таба укучылар азаю куркынычын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, яңа гына үткәрелгән ике әдәби конкурс балалар әдәбиятында проблемалар барлыгын күрсәткән. «Балалар һәм үсмерләр әдәбиятына әсәрләр чагыштырмача аз килде һәм аларның сыйфаты да без теләгәнчә югары түгел иде», — диде ул «Татар-информ»да ябык әдәби конкурска багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә. Ркаил Зәйдулла ноябрь–декабрь аенда үткәрелгән Роберт Миңнуллин исемендәге конкурсны да искә алды. Читать дальше...

Татарстанда томан һәм 20 градус салкын булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда кабат суыта. Сишәмбе көнне Татарстанда болытлы һава, төнлә һәм иртән томан булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Көндез явым-төшем ихтималы аз, төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык булыр дип фаразлана. Төнге сәгатьләрдә республика буенча 10-15 градуска кадәр салкын, урыны белән термометр баганалары -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4 градустан алып -9 градуска кадәр булачак.

Ябык әдәби конкурс җиңүчеләре Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләрнең авторлары 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк. Жюри рәисе Ркаил Зәйдулла конкурсның ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов инициативасы белән үткәрелүен ассызыклады. «Әлеге ябык конкурс гайре табигый итеп кабул ителергә тиеш түгелдер. Әмма мондый масштаблы һәм мондый приз фондлы конкурсның татар әдәбияты тарихында булганы юк»... Читать дальше...



Ябык әдәби конкурсда җиңеп чыккан өч роман да «Казан утлары»нда басылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамаганыдагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләр барысы «Казан утлары» журналында бастырылырга лаек дип саный Ркаил Зәйдулла. «Безнең кәгазьгә язылмаган бәяләү бизмәне дә бар — бу әсәрне «Казан утлары“нда бастырып буламы. Җиңгән әсәрләр барысы да бу журналда чыгарылырга лаеклы», — диде ул әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә. Читать дальше...

Транспорт министрлыгының яңа матбугат секретаре итеп Гөлназ Сафиуллина билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Гөлназ Сафиуллина республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының яңа пресс-секретаре итеп билгеләнде. 9 февральдән Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының яңа пресс-секретаре булып Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының элеккеге хезмәткәре Гөлназ Сафиуллина эшләячәк. Бу хакта ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте. «Яңа вазифага 9 февральдән керешәчәкмен. Моңа кадәр 2019 елның октябреннән Татарстан... Читать дальше...

Миңнеханов авыл хуҗалыгы техникасын эшләтү буенча мәгълүмат базасы булдыруны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан аграр университетының авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү буенча мәгълүматлар базасын эшләү турындагы тәкъдимен хуплап чыкты. Республика җитәкчесе Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында яшь галимнәр белән очрашуда агросәнәгать комплексында техниканы нәтиҗәле куллану кирәклеге турында белдерде. «Агросәнәгать комплексында техниканың сезонлы кулланылуы сер түгел. Бу мәсьәләне киңрәк карарга кирәк. Читать дальше...

Метро төзелеше аркасында Казанда өч айга Фучик урамы буенча хәрәкәт чикләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Республика башкаласының Юлиус Фучик урамында машиналар хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Казанда 10 апрельгә кадәр Юлиус Фучик урамы буенча юл участогы автомобиль хәрәкәте өчен ябыла. Боерыкны Шәһәр башкарма комитетында имзаладылар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе — Казан метрополитены икенче линиясенең беренче участогы төзелеше.

Адвокат Руслан Нагиев: Суд Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Адвокат Руслан Нагиев Самара өлкәсенең арбитраж суды Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булуын әйтте. «Бүген суд утырышы булды. Аллага шөкер, без мәчетне тулысынча яклый алдык. Суд мәчетне сүттермәскә дигән карар чыгарды. Карар үз көченә кергәнче бераз вакыт кирәк», — диде Руслан Нагиев «Татар-информ» хәбәрчесенә. Сызрань шәһәре администрациясе 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен суд аша сүттерүне таләп итүе турында «Татар-информ» агентлыгы 2021 елның 18 ноябрендә хәбәр иткән  иде. Читать дальше...

Татарстанда ике кеше һәлак булган куркыныч авариянең нәтиҗәләре видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда фура һәм җиңел автомобиль бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган. Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләвенчә, «Лада» җиңел машинасы югары тизлектә кирпеч төягән фурага килеп бәрелгән. «Җиңел автомобильдә ике кеше иде. Икесе дә һәлакәт урынында вафат булды», — дип ачыкладылар юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр.

Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан спортчысы Олимпиадада көмеш медаль яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекинда узган Олимпиадада көмеш медаль алды. Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия җыелма командасы Пекиндагы кышкы Олимпиаданың катнаш команда ярышларында көмеш медальләр яулады. Алтынны — Словения, бронза медальне Канада спортчылары алды. Россия командасы составында — Ирина Аввакумова, Ирма Махиня, Евгений Климов һәм Лениногорск егете Данил Садриев. Исегезгә төшерәбез, Россия... Читать дальше...

Миңнеханов яшь галимнәр проектлары турында: Алга бару планнарыбыз бик җитди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында булды. Республика җитәкчесе яшь галимнәр белән аралашты һәм аларның проектлары белән танышты. Очрашуны ачып, Татарстан Президенты җыелучыларны ел саен 8 февральдә билгеләп үтелүче Россия фәне көне белән котлады. «Ниһаять, без бөтенебез дә фәннән башка илебезнең мондый алдынгы була алмавын аңладык», — диде ул. Татарстанның яшь галимнәре бик перспективалы... Читать дальше...

Казан зооботаника бакчасында өч бәрән туган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан зооботаника бакчасының иске өлешендә берьюлы өч бәрән дөньяга килгән. Сабыйлар әниләре белән бергә үзләрен яхшы хис итәләр һәм җылы сарайда торалар. «Өч бәрән бүген көндез туды, аларның җенесе әлегә билгеле түгел. Бәрәннәр һәм аларның әниләре үзләрен яхшы хис итә. Бездә сарыклар ачык вольерда асрала, алар барлыгы утызга якын. Яңа туганнар аерым җылы бинада тора. Сабыйлар әниләренең сөте белән туклана, гадәттә, ай ярым-ике айдан алар үзләре печән ашый башлый»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM





Rss.plus
#123ru.net

Заместитель генерального директора сети клиник «Евроонко» выступил на конференции онкологов в Белгороде




Задержан брат нового фигуранта дела о теракте в «Крокусе»

Минобороны: силы ПВО сбили 20 беспилотников ВСУ за ночь

Лотерея, мастер-классы и шоу. В Москве пройдет фестиваль «Пасхальный дар»

В Подмосковье усилят меры безопасности в период майских праздников




Гинцбург: Covid-19 белән авырып алу кешене яңа штаммнардан озакка сакламый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус күчергәннән соң иммунитет яңа штаммнарга каршы җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Бустерлы дозалар белән үз вакытында ревакцинацияләү генә кешеләрне Covid-19 вирусыннан озакка саклый алачак, дип белдерде Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге башлыгы Александр Гинцбург. «Бары вакцинация, өстәвенә, бустерлы вакцинация, ягъни Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының хәзер тәкъдим иткәне генә озак вакытлы иммунитет булдыру... Читать дальше...

Дәүләт Думасында җирләү эшен дәүләт хезмәтләре аша рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Россиядә «Күмү һәм җирләү эше турында»гы закон тулысынча алыштырылырга мөмкин.   «Ведомости» хәбәр итүенчә, гражданнарның гаризаларны дәүләт хезмәтләренең төбәк порталлары аша бирү мөмкинлеге дә барлыкка килүе ихтимал.  Үзгәрешләрнең инициаторлары сөйләгәнчә, проект Дәүләт Думасына бу айда ук кертелә. Рөхсәт алган барлык компанияләр дә проектны кабул иткәндә махсус реестрга теркәлә, анда аларның хезмәтләре һәм бәяләре күрсәтеләчәк, дип ачыклык кертә парламентарийлар. Читать дальше...

14 яше тулган балалар дәүләт хезмәтләре порталында үзләре теркәлә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 14 яшьтән соң балаларга дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль теркәлергә мөмкин булачак. Хөкүмәт балаларга 14 яшьтән башлап дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә теркәлергә мөмкинлек бирә торган карар әзерләгән. Бу хакта Министрлар Кабинетының телеграмм-каналында хәбәр ителә. «Закондагы әлеге мөһим үзгәреш балаларны һәм аларның ата-аналарын инстанцияләргә йөрүдән һәм документлар җыюдан коткарачак», — дип белдерде Премьер-министр Михаил Мишустин үз урынбасарлары белән киңәшмәдә. Читать дальше...

Севастопольдә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә ислам мәдәнияте турында сөйләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Кырым һәм Севастополь шәһәре педагоглары ислам мәдәнияте нигезләре белән танышкан. Укытучыларның белемен күтәрү курсларында ислам мәдәнияте нигезләре буенча «Башлангыч гомуми белем Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, „Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре“ фән өлкәсен укыту» дигән темага лекцияне Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының мөфти урынбасары Айдер Исмәгыйлев укыган. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены сайтында хәбәр ителә. Читать дальше...

Алексей Песошин Алабуга районында яңартылган чистарту корылмалары эше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Алабуга районында булды. Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге визитның төп максаты муниципалитетның 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 елга планнарга багышланган советында катнашу иде. Чара алдыннан Песошин «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм Алабуганың 2019-2020 елларда реконструкцияләнгән көнкүреш һәм сәнәгать юынтык суларын чистарту корылмаларының эше белән танышты. Объектны яңартуга... Читать дальше...



Москва

Что можно отметить в этот день


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин заявил о победе столичных проектов на премии «Умный город»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Тимати высмеял Джигана: "Не собьется, будет уже круто"




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

В День Медика пройдет премия в области здоровья The Medical Stars & Beauty Awards



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России