Чистай районында яшь гаиләгә торак сатып алу өчен миллион сумга сертификат тапшырылды
(Чистай, 24 февраль, «Татар-информ», « Чистай хәбәрләре »). Чистай районы башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов бер миллион сумнан артык акчага сертификатны Гыйниятуллиннар гаиләсенә тапшырды. Ул торак сатып алу өчен социаль түләүгә хокукны раслый. Альберт һәм Энҗе Гыйниятуллиннар 2018 елда гаилә коралар. Аларның уллары үсеп килә. Альберт «Бетар» предприятиесендә, ә Энҗе мәшгульлек үзәгендә эшли. Хәзер ул улы белән декрет ялында. Аларның сүзләренчә, Татарстанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин... Читать дальше...