Әлки районында яңа туган балаларга иң еш кушыла торган исемнәрне атадылар
(Әлки, 31 декабрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки районы ЗАГС бүлегендә балаларга үтеп баручы елда иң еш кушылган исемнәрне атадылар. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел малайларга күбрәк Аяз, Арслан, Раян, Илхан, кызларга Лия, Мәдинә, Милана, Әминә исемнәрен ешрак биргәннәр. Шулай ук Илһам, Данил (Даниил), Руслан, Рамазан исемнәре дә популяр. Авылда яшәүчеләр соңгы вакытта балаларына гадәти булмаган исем бирә башлаган. Быел туган балалар арасында Евангелина, Злата, Марьяна, Сабина, Шукрона кебек үзенчәлекле исемле кызлар, Иоанн, Нурлан, Данияз исемле малайлар бар.