Табиб: Ковидтан соң кешеләрнең яман шеш белән ешрак чирләве турында белешмә юк
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгенге көндә коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрнең үпкә һәм ашказаны-эчәк трактындагы яман шеш белән башкаларга караганда ешрак авыруы турында мәгълүмат юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-онкологы Иван Стилидига сылтама белән хәбәр итә. Элегрәк кайбер мәгълүмат чараларында коронавирус инфекциясеннән соң кешеләрдә рак барлыкка килү ихтималы турында хәбәр дөнья күргән иде. «Онкологларда Covid-19 кичергән кешеләрнең үпкәдәге яман шеш яки ашказаны-эчәк трактындагы онкологик авырулар белән башкаларга караганда ешрак чирләве турында мәгълүматлар юк», — дип искәртте белгеч. Ул фаразлаганча, пандемия вакытында үпкә рагының иртә стадиядә ешрак ачыклануы аркасында шундый нәтиҗәгә килгән булырга мөмкиннәр. Әмма бу коронавируска түгел, ә россиялеләрнең, чир йоктырудан куркып, компьютер томографиясен ешрак ясата башлавына бәйле. «Кабатлап әйтәм, коронавирус инфекциясенең яман шеш китереп чыгаруына сәбәпче булуы турында мәгълүматлар юк», — дип сүзен төгәлләде Стилиди.