Кыш Бабай Чиләбе шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәктәбе укучыларын котлады
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Чиләбе шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 81нче мәктәбендә «иң бәхетле балалар — үзләренең туган татар телен өйрәнүчеләр» өчен бәйрәм үткәрелде, дип хәбәр итте Чиләбе Татар конгрессы.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кыш бабай һәм Кар кызы урман җәнлекләре белән бергә балалар өчен Яңа ел тамашасы оештырган.
«Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены, шигырьләр, җырлар һәм дәртле биюләр — балалар һәм аларның әти-әниләренең бәхетле йөзләрен күргәч, бәйрәм беркемне дә битараф калдырмаган дип әйтергә була. Кыш бабай барлык балаларга күчтәнәчләр өләште», диелә бу хәбәрдә.