Чаллыда күп катлы йорттагы фатирда янгыннан өч кешене коткарганнар
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Чаллыда Есенин тыкрыгындагы бер торак йортта янгын чыккан. Алтынчы каттагы фатирда 10 квадрат метр мәйданда әйберләр һәм мебельгә ут капкан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр.
Ут белән көрәшүчеләр җиденче каттан ике олы кешене һәм бер баланы урамга алып чыккан. Аларга коткару битлеге кидереп торганнар. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын ут белән саксыз эш ит аркасында чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.