Путин федераль түрәләргә хезмәт өчен түләүне камилләштерү турындагы указны имзалады
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең төп вазифаи окладлары арттырылачак. РФ Президенты Владимир Путин әлеге категориягә кергән түрәләрнең хезмәтенә түләүне камилләштерү турындагы указны имзалады. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән. Элегрәк Россиядә түрәләрнең хезмәт хаклары структурасында вазифаи окладның өлешен арттыру өчен тиешле шартлар булдыруга юнәлдерелгән закон кабул ителгән иде. Нәтиҗәдә, төрле дәүләт структураларында вазифаи затларның окладлары арттырылды, ә айлык акчалата премияләрнең чагыштырма күләме киметелде. Аерым алганда, элегрәк федераль министрлык белгеч-экспертына 2600 сум күләмендә вазифаи оклад һәм 2,5 оклад күләмендә (6500 сум) айлык акчалата премия түләнә иде. Ә хәзер аның оклады – 14 658, акчалата премиясе 0,9 окладка (13 192 сум) тигез. Моннан тыш, указ нигезендә класс чины өчен оклад күләме дә арта. 3нче класслы дәүләт гражданлык хезмәте секретареның түбән класс чины өчен оклад күләме - аена 450 сумнан 6145 сумга, ә югары класс чины (Россиянең 1нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе) өчен 1850 сумнан 30 167 сумга кадәр артты. Үзәк аппараттагы түрәләргә хезмәт хакын яңа нормалар буенча – 2022 елның 1 гыйнварыннан, ә федераль хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре, суд аппаратлары һәм Россиянең чит ил вәкиллекләрендәге дәүләт хезмәткәрләренә 2023 елның 1 гыйнварыннан түли башлаячаклар.