Әлмәттә «Легкие крылья» театры каникулда берничә тамаша күрсәтә
(Әлмәт, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә «Легкие крылья» урам театры Яңа ел каникулында берничә тамаша күрсәтәчәк. Чыгышлар 2022 елның 1 гыйнварында Ленин урамы буйлап бәйрәм йөреше белән башланды. Алдагы көннәрдә 8 гыйнварга кадәр артистлар көн саен урамда күренәчәк. «Каракүз» скверында артистлар көнгә ике тапкыр — 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә интерактив шәһәрчекнең презентациясен үз эченә алган «Тролльбург» премьерасын күрсәтә. Чыгышлар шулай ук «Яшьлек» скверында һәм Яңа ел локациясе һәм компетенцияләр үзәге янында узачак.