Алабугадагы атлы спорт мәктәбе 25 еллык юбилеена әзерләнә
(Алабуга, 2 гыйнвар, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабугадагы атлы спорт мәктәбе юбилее алдыннан төзелеш эшләрен башлаган. «Кентавр» атлы спорт мәктәбендә төзелеш эшләре ничек барганын мәктәпнең директоры Ильяс Горбунов сөйләде. Аның сүзләренчә, төзелеш эшләре киләсе елның җәендә төгәлләнергә тиеш, бүгенгә алар 50-60 процентка үтәлгән. «Республикада атлы спорт төре үсә бара, шуңа да „Татнефть“ безнең мәктәпне яңартуга акча бүлеп бирергә булды. Без эшнең зур күләмен башкардык һәм алдагысы да җитәрлек. „Бочка“ күнегүләр манежы корылган. Аңа атлар өчен аран кушылып киткән, металл каркасы әзер», − ди мәктәп директоры. Бу араларда зур манежның түбәсен эшлиләр. Манежда махсус катлам — еврогрунт салыначак, ат һәм җайдакның куркынычсызлыгы, аларның спорт күрсәткечләре дә шуннан тора. Бу бик кыйммәтле материал һәм аны һәр манежга куяр мөмкинлек юк. Мондый катламның уңай ягы шунда, аның сыгылмалылык һәм үзлек нисбәте нәкъ тиешенчә, ат һәм җайдакның терәк-хәрәкәт аппаратына йөкләнеш, җәрәхәт алу куркынычы кими. Төзелештә агач киң кулланыла — болай зәвыклы да, табигый мохит һәм атлар иминлеге өчен дә яхшы. Акча кертеме аркасында, мәктәп алып торган урын үзгәрәчәк — ул күзгә күренеп зураячак. Территорияне киңәйтү һәм яңарту бәрабәренә атлар санын арттыру һәм яңа эш урыннары булдыру мөмкин булачак. «Кентавр»да хәзер 33 ат һәм 12 пони асрыйлар, алар белән 16 хезмәткәр эшли. Алар хайваннарны тиешенчә карый, тукландыра, алар өчен солярийга кадәр бар. Ат һәм понилар үз чиратында тәрбиячеләрен ярышларда җиңеп шатландыра. Үзенчәлекле балалар да «Кентавр«да дәваланырга дип еш килә. Иппотерапия кечкенә пациентларның кичерешләренә һәм физик сәламәтлегенә уңай тәэсир ясый. Шөгыльләр вакытында тән тукымаларында кан әйләнеше көчәя, нерв, сөяк-тукымалар, сулыш юллары, эндокрин һәм башка системалар эшчәнлеге яхшыра. Гомумән, хайваннар белән аралашу һәрвакыт куанычлы кичерешләр калдыра.