Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 97 очрагы расланган
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 97 кеше коронавирус йоктырган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 42 890 тапкыр куелган, 36 519 кеше ковидтан терелгән. Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 1 448 кеше үлгән.