Галимнәр «омикрон» штаммының үпкәләр өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклаган
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммы башкаларга караганда йогышлылыгы югары булуга карамастан, ул үпкәләргә зур зыян салмый. Вашингтон университеты, Мадисонның Вискинскинский университеты һәм Токио университеты медицина факультетының Америка һәм Япония галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. «Российская газета» Research Square журналындагы тикшеренүләр нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, белгечләр әрлән һәм тычканнарда тәҗрибә үткәргән. Кимерүчеләрдә «омикрон» еш кына сулыш юлларын зарарлаган һәм ковидның башка штаммнарына караганда сирәк кенә үпкәгә таралган. Моннан тыш, кимерүчеләрдә авыруның җиңел симптомнары һәм сирәк кенә авырлык югалту очраклары күзәтелгән.