Әлмәттә шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бушлай экскурсияләр әзерләнгән
(Әлмәт, 3 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Яңа ел бәйрәмнәрендә «Алтын алмалар турында әкиятләр» Әлмәт халкы һәм шәһәр кунаклары өчен 4 бушлай экскурсия әзерләделәр. 3 гыйнварда 16.00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Алсу Әмирова кичке Әлмәт буенча экскурсия үткәрә. Ут инсталляцияләре буенча маршрут «Әлмәт» иҗтимагый үзәгеннән «Алтынчәч һәм Каракуз» муралы аша шарлавыклы буаларга кадәр дәвам итәчәк. Аннан булачак индустриаль скверны һәм башка арт-объектларны күрергә мөмкин. Очрашу урыны: «Әлмәт» иҗтимагый үзәге, Ленин ур., 69. 4 гыйнварда 10.00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Зөлфия Хәйбуллина балалар өчен «Герой юлы» дип исемләнгән экскурсия уздыра. Балалар татар теле һәм әдәбияты серләрен беләчәк. Очрашу урыны: «Госпожа Гусыня: традиция и свобода» муралы, Герцен ур., 90. 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Лилия Симонова моралларның «Уразметовлар мирасы», «Сакчы», «Без контакта», «Исемсез», «Нефтьнең килеп чыгышы теориясе» мураллары һәм «Кояшлы факел» скульптуралары турында сөйли. Очрашу урыны: «Уразметовлар мирасы» муралы, Нефтьчеләр ур., 17. Барлык экскурсияләр 45 минут-1 сәгать дәвам итә. Сылтама буенча теркәлү кирәк.